Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәктә үрләр яуларбыз

Саба аграр көллияте күп еллар дәвамында эшче кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Көллиятебез бухгалтер-экономист, пешекче, эретеп ябыштыручы, техник-механик белгечлеге буенча һөнәри белем бирә.

Мин киләчәктә бухгалтер булу теләге белән укырга кердем. Көллиятебездә бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтүче тәҗрибәле педагоглар эшли. Бухгалтер-икътисадчы белгечлеге гади хисаплауга гына нигезләнеп калмый, беренче чиратта алар алдан күзаллап, һәр эшнең отышлы якларын таба белергә тиеш. Студентлар теориядән тыш, гаилә бюджетын өйрәнеп, өйдәге матди әйләнешне җайлау, артык чыгымнардан арынуны инде бүгеннән үк үз мисалларында кулланалар. Шуның белән бергә, үзеңнең шәхси эшеңне ачу буенча бизнес-планнар төзеп, бу эшнең нечкәлекләренә, укып бетергәннән соң да матди яктан үзләрен тәэмин итәргә өйрәнәләр.

Көллиятебезнең отышлы төзелгән укыту программасында теория өлеше белән беррәттән, практика да тыгыз бәйләнештә бирелә. Студентлар дәресләрдә алган белемне авыл хужалыгында практика белән ныгыталар.
Саба аграр көллияте студентлары авырлыктан курыкмыйлар: бирелгәнне тиешенчә ахырына кадәр башкарып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Студентларыбыз көллияттә укуны тәмамлап, югары уку йортларына кереп белем алуны дәвам итәләр, дәрәҗәле эш урыннарына урнашалар, ватаныбызны сакларга хәрби хезмәткә баралар. Ләкин алар кайда булуларына карамастан, белем һәм тәрбия алган уку йортын онытмыйлар, данына тап төшерми, үрнәк булып яшиләр.
Миләүшә Сәмигуллина,
3 курс студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев