Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күкрәп уңган иген кырларын күрү күңелле (фотолар)

Кырларда күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыт. Май-июнь айлары тоташ яңгырлар белән куркытканда, бөртеклеләр уңыш бирерме, дип борчылган идек. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән, җырдагыча, күкрәп уңган иген кырларын күрү күңелле. Мәшәкате билгеле, башка еллардан аермалы буларак, уракка үз срогыннан соңрак керешү сәбәпле, бөртеклеләр, кузаклыларны да берүк вакытта җыйнап алырга кирәк. Өстәвенә...

Кырларда күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыт. Май-июнь айлары тоташ яңгырлар белән куркытканда, бөртеклеләр уңыш бирерме, дип борчылган идек. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән, җырдагыча, күкрәп уңган иген кырларын күрү күңелле. Мәшәкате билгеле, башка еллардан аермалы буларак, уракка үз срогыннан соңрак керешү сәбәпле, бөртеклеләр, кузаклыларны да берүк вакытта җыйнап алырга кирәк. Өстәвенә үләннең дә икенче катын чабып, соңармыйча терлек азыгы әзерлисе бар. Көзге чәчү вакыты да килеп җитте. Җитмәсә, синоптиклар да һава торышы бозылачак, дип искәртеп тора. Техника гына сынатмасын да, авыл хезмәтчәннәренә исән-имин башкарып чыгарга гына язсын.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган сыйфат комиссиясе дә урак башлану белән кырларда үз эшен башлады. Комиссия җитешсезлекләрне күзәтә, тикшерә, тәнкыйтьли, таләп итә. "Бер гектарга 1 центнер ашлыкны гына саклап кала алсак та, эшебезнең нәтиҗәсе бар дип уйлыйбыз", - ди комиссия әгъзалары.

- Сүлпәнлек сизелә, - дип бәяләделәр өч хуҗалык кырларында йөреп чыкканнан соң.

Техника да чыгымламый тормый. "Урта Саба" хуҗалыгындагы 40 гектарлы кырда арыш суктырып йөрүче өр-яңа "Палессе" комбайнының да берсе көйсезләнеп тора иде сыйфат комиссиясе килгәндә. Шул ук вакытта комиссия белгечләре комбайнчыларның намуслы эш­ләү­­лә­ренә игътибар итми калмады. Илнар Нуриәхмәтов (фотода) исә быелгы уракта, улы Булат белән Килдебәк бригадасында көзге бодай суктырган инде.

-Бодай гектарыннан 40 центнер чамасы чыкты, уңыш булганда сөенеп эшлибез. Иртәнге алтыда чыгабыз, караңгыга кадәр кырда. Яңа комбайн булгач, бергәләп өйрәник, ярдәмчем дә булыр дип, улымны да алып чыктым. Үзебездә эшләгәннән соң, монда күчерделәр, - ди комбайнчы. (Тулы язманы газетабызның 18 август санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев