Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Клуб тулы халык бушлай концерт карады

Күптән түгел Шекше авылы мәдәният йортында зур концерт булды. Яраткан җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Нурислам, якташыбыз Тәслимә Низами килгән иде. Алар белән бергә Шекше авылының "Зиләйлүк" ансамбле, җырчыбыз Фирдәүсә, биюче кызларыбыз катнашты. Шушы концертны оештыруда зур көч куйган Саба телерадиокомпаниясе директоры, авылдашыбыз Әлфия Мөбарәковага, авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдиновка,...

Күптән түгел Шекше авылы мәдәният йортында зур концерт булды. Яраткан җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Нурислам, якташыбыз Тәслимә Низами килгән иде. Алар белән бергә Шекше авылының "Зиләйлүк" ансамбле, җырчыбыз Фирдәүсә, биюче кызларыбыз катнашты. Шушы концертны оештыруда зур көч куйган Саба телерадиокомпаниясе директоры, авылдашыбыз Әлфия Мөбарәковага, авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдиновка, клуб мөдиребез Ләйсән Хисмәтовага зур рәхмәт. Клуб тулы халык бушлай концерт карады. Һәм артистларыбызны аягүрә басып көчле алкышларга күмдек. Шушы концертка иганәлек иткән Әлфиябезнең апаларына, сеңлесенә, авылыбыз егетләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Алан-Елга авылы.

Флюра Ханнанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев