Корбан гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләр! Иртәгә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Мәккәи -Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче һәм күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерүче әлеге изге көндә районыбыз авылларында азан тавышлары яңгырап, бәйрәм намазлары укылачак. Корбан чалу - Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга,...
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләр! Иртәгә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Мәккәи -Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче һәм күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерүче әлеге изге көндә районыбыз авылларында азан тавышлары яңгырап, бәйрәм намазлары укылачак. Корбан чалу - Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Бу көннәрдә күп кенә хуҗалыкларда корбан чалыначак, сый-нигъмәтле табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак.
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Корбан гаете мөбарәк булсын!Изге бәйрәмебез игелекле эшләргә, гамәлләргә өндәсен, якты өметләр алып килсен, барлык матур ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын.Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле, мул тормыш телибез.
Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.
Гает намазына җыелу тәртибе
Корбан гаете көнне мәчетләргә иртәнге намазга азан әйтелгәч, 4 сәгать 15 минуттан да соңга калмыйча җыелып бетәсе. Иртәнге намаздан соң гает намазына кадәр вәгазь сөйләнеләчәк, Коръән сүрәләре укылачак. Гает намазыннан соң догалар кылынгач, җәмәгать өйләргә таралачак.
***
Гаеттән соң, билгеле, күп хуҗалыкларда корбан чалу йоласы үтәчәк. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, корбанлык мал чиста урыннарда чалынырга, әйбәтләп эленеп эшкәртелергә һәм итен мәктәпләргә, бакчаларга һәм башка җирләргә тапшырган очракта, ул район ветеринария берләшмәсендә ветеринар-санитар экспертиза узарга тиешлеге турында искәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев