Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кояш кызы нурын чәчә

Сабада яшәүче Кояш кызы Ләйсән Зарипова күз явын алырлык биюләре, осталыгы, гәүдәсенең сыгылмалылыгы, ирешкән уңышлары белән һәрдаим сокландырып тора. Ләйсәнебезне Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә беләләр, яраталар, сокланалар

28-31 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә  мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында  Халыкара   бию фестивале узып,  анда Ләйсән Зарипова янәдән үзенең осталыгы белән төрле илләрдән  килгән биючеләрне, экспертларны шаккатырды.  Әлеге фестивальдә дөньяның сигез иленнән, Россиянең төрле төбәкләреннән   барлыгы 527 биюче катнашып, таләпчән экспертлар алдында сынау тотты.  Фестиваль Царицынода урнашкан «Зур Сарай»ның Таврический һәм Казаковский   залларында, Мәскәүнең Музыка йорты, Чиркәү Соборлары сәхнәләрендә узды.  Узган ел әлеге фестивальдә   Ләйсән Зарипова һәм Альбина Фәтхриеваның «Солнышко» дуэты   абсолют җиңүче исемен яулап,  Гран-прига лаек булганнар иде.   Быел да Ләйсән мәртәбәле фестивальдә бию осталары Альбина Фәтхриева һәм Миләүшә Насыйбуллина белән   инклюзив бию (бер сәләмәт кеше һәм мөмкинлеге чикле кеше дуэты)  белән катнашып,   зур җиңүләр белән кайттылар. «Төрле халыклар биюе» номинациясендә «Миләүшә һәм Ләйсән» дуэты  Мексика биюен башкарып, иң затлы бүләк –  Зур Кубокка лаек булдылар.  Ләйсән һәм  Альбина Фәтхриева башкаруындагы  «Солнышко» дуэты «Заманча биюләр» номинациясенә  Австриядән килгән дуэттан гына калышып, II  дәрәҗәдәге Диплом һәм «Эстрада  биюләре» номинациясендә III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдылар. «Быел  5 еллык юбилеен билгеләп үтүче  фестивальдә өченче елыбызны катнашабыз. Май аенда ук Халыкара экспертларга  Ләйсән белән башкарылган видеороликларны юллаган идек. Сайлап алу туры читтән торып уздырылып,  биюләргә чит ил экспертлары бәя бирде.  Чакыру алгач, Ләйсәннең шатлыгы эченә сыймады! «Христа спасителя»   храмы концерт залында  узган фестивальдә алган тәэсирләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый.    Монда бөтен дөньядан  мөмкинлекләре чикләнгән  биючеләр җыйнала.  Бу бөтенләй башка дөнья. Ләйсәнгә ул көннәрдә  салкын тиеп, нык авыртты. Мәскәү табибларына да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык.   Шулай да авыруын сәхнәгә чыгуга җиңеп, тагын бер кат көчле рухы, сабырлыгы белән сокландырды. Җиңүгә өмете зур булды, Альбинаны да, Миләүшәне дә җиңәчәкбез дип ышандырды. Чөнки кызым үз көченә ышанды. Тамашачылар алар  башкарган өч биюне дә аягүрә басып алкышлады, биюләр искиткеч иде. Мин кызларга бик рәхмәтле, мин аларның өчесендә сокланып карадым», –  ди шатлыгы белән уртаклашып Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым.

Ә Рәмзия апа кебек ханымнарның үзләренә сокланырга, горурланырга  һәм үрнәк алырга кирәк.  Баласының  мөмкинлекләрен күреп, аны үстерә белеп,  бернинди киртәләргә карамастан зур уңышларга ирешергә мөмкинлекләр тудырган Ана ул!

Ләйсән әлеге фестивальдән берүзенә сигез Диплом белән кайтып, үзенә ышанычны, мөмкинлекләрне тагын да арттырды.

«Мин әлеге фестивальдә катнашырга мөмкинлек тудырган Президентыбызга, ТР мәдәният министрлыгына, район хакимиятенә   зур рәхмәтемне белдерәм», – ди кызының уңышларына куанган Рәмзия Зарипова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев