Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күп балалы әниләр шатлыгы

Күптән түгел генә өченче баласын алып кайткан Динә Сабадагы әнисенә кунакка килгәч, иң элек шатлыгын уртаклашты. "Бакчадан хәбәр иттеләр, чиратта 12нче булып торган Сиринәгә дә урын булган. Аннан алдагы балаларга юк, безгә бар. Өч бала булгач, урын чиратсыз икән. Сөмбел бакчага йөргән өчен дә хәзер 2400 түгел, ә 800 генә...

Күптән түгел генә өченче баласын алып кайткан Динә Сабадагы әнисенә кунакка килгәч, иң элек шатлыгын уртаклашты. "Бакчадан хәбәр иттеләр, чиратта 12нче булып торган Сиринәгә дә урын булган. Аннан алдагы балаларга юк, безгә бар. Өч бала булгач, урын чиратсыз икән. Сөмбел бакчага йөргән өчен дә хәзер 2400 түгел, ә 800 генә сум түләячәкбез. Җир дә алачакбыз",- диде ул кулларын чәбәкләп.

Әйтергә кирәк, мондый куанычлы мизгелләрне кичергән ата-аналар районыбызда да ел саен арта бара. 2014 елда гаиләләрдә өченче бала булып 69 сабый дөньяга килсә, былтыр аларның саны 74кә җитте. Моннан тыш 16 гаиләдә 4нче һәм аннан да күбрәк бала туды. Быел да 6 айда 42 гаиләдә әти-әниләр өченче балаларының "бәби туен" үткәрделәр. Әлбәттә, моңа бары тик шатланырга гына кирәктер. "Ике бала - бер бала, бер бала - юк бала", - дип халкыбыз да юкка гына әйтмәгән. Күп кенә гаиләләрдә әнә шул гыйбәрәнең дә асылын яхшырак аңлый башладылар хәзер. Ә ишле гаилә булып китүнең иң төп сәбәбе - Татарстанда балалар тудыру, тәрбияләү өчен уңайлы шартларны тәэмин итүче куәтле күп дәрәҗәле система булдырылуы. Яшь буынга инвестицияләр Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, киләчәктә гел уңышка ирешеп, муллыкта яшәү залогы. Соңгы елларда балалы гаиләләр проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән уннан артык программа тормышка ашырыла. Күпбалалы гаиләләр - аерым игътибар зонасында. Торак-коммуналь түләүләр өчен субсидияләр, лагерьларга һәм шифаханәләргә түләүсез юлламалар, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану белән тәэмин итү - бу әле өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне социаль яклау чараларының тулы булмаган исемлеге генә.

Татарстан күп балалы гаиләләрне кайгыртып, аларга төзелеш алып бару өчен җир кишәрлекләре бирүдә дә Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу эш безнең районда да дәвам итә. 2016 елның 1 августына 617 күп балалы гаиләгә йорт салырга җир кишәрлекләре бирелде, хәзер аларның күбесендә төзелеш алып барыла.

-Киләчәк буын ничек тәрбияләнә, шундый тормышта яшиячәкбез.Шуны яхшы аңлаган хәлдә, районыбызда балаларга караш-игътибар арта бара. Ясле бакчалардан алып мәктәпкә кадәр үсеп килүче буынны тәрбияләү максатында респуб­лика программалары тормышка ашырыла. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ремонтлар, заманча җиһазландыру бара. Безне балалар тәрбияләүне беренче урынга куеп яшәүче гаиләләр дә куандыра. Аларны үрнәк итеп куябыз. Күп балалы гаиләләргә булышлык итү дә - безнең бурыч. Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларны мәктәптә бушлай ашату турында карар кабул ителде. Матди тәэмин итүгә шактый чыгымнар тотыла, - дип сөйләде Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов. (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев