Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кризисны да исәпкә аласы [+фото]

Шәмәрдән күптармаклы җи­­тештерү предприятие­сен­дә исә коллективның ел­­лык хезмәтен бер атна ал­да билгеләп үткәннәр. "Гел бертөсле булмасынга, бераз үзгәреш керттек, кар беткәнче дип чаңгы ярышы үткәрдек, пакетлар өләштек.

Кризисны да исәпкә алыр­га туры килде",- ди предприятие директоры Нур­­гаян Ти­мергалиев. Ком­му­наль­ тармак турын­да шә­­­мәрдәнлеләр фев­раль аенда үткәрелгән җыелышта да мактап сөйлә­­деләр. Торак пункт күз алдында төзекләнә, элекке ит комбинатыннан юынтык сулар агып чыгуын да туктаттылар. Хәзер җитәкче тигез җиргә урнашкан Шә­мәрдәннән су чыгаруны ти­ешле норма­тив­ларга ките­рерлек проект булдыру турында хыяллана. "Быел чу­ен су тор­ба­ларын поли­э­тилен үткәр­геч­ләргә алыш­ты­ру өчен бер мил­лион сумлык эш башкарырга план­­лаштырабыз. Биш-алты авылда су башняларын җы­лытырга ки­рәк. Кыш көне су кату очраклары бар. Полигонда яңа карта ачарга туры киләчәк. Көнкүреш калдыклары норматив буенча тиеш­ледән 60 процентка күбрәк чыгарыла. Шуңа күрә 2002 елдан алып, инде өченче карта ачуыбыз. Утызлап авылдан чүп чыга­рабыз, быел шушы хезмәт өчен бер махсус техника алырга җыенабыз",- ди ди­ректор.

Предприятие бу көннәрдә зираттагы зур агачларны ки­сеп алу буенча да зур эш башкарды. Әлеге мак­сат­ка халыкның үзеннән ре­ферендумда тавыш бирү нәти­җәләреннән чыгып җый­нап алынган һәм дәүләт дүртләтә өстәгән акчаның бер өлеше тотылган.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X