Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кырымда Татарстан табибы клиник үлем кичергән малайны коткарган

Кырымда Татарстан табибы диңгез ярында ял итүче бер баланы коткарган. Сарман районының Җәлил хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы, табиб-хирург Евгений Окшин гаиләсе белән Кара диңгезгә ял иткән булган.

Ял иткәндә табиб бер баланың бата башлавын күреп ала. 9 яшьлек малайны судан чыгаргач, аның клиник үлеме кичерүе ачыклана. Баланың суда эпилепсия өянәге башланып, йөрәге һәм сулышы туктаган булган.

Евгений Мокшин пациентны реанимацияләү өчен бөтен ысулларны куллана, 20 минуттан малайның йөрәге кабат тибә башлый. Шуннан соң ул баланы хастаханәгә илтергә һәм медикларга тапшырырга ярдәм итә. Малайның бар да яхшы, тиздән хастаханәдән чыгачак, дип хәбәр итә Kazanfirct.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев