Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лилия Галимова битлек режимы турында: Бу – гамәлдән чыгару түгел, туктатып тору гына

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны нормальләшүгә бәйле рәвештә битлек режимын гамәлдән чыгармадылар, ә туктатып кына тордылар.

Шул ук вакытта, чир йоктыру куркынычы зур булган төркемгә керүчеләргә җәмәгать урыннарында барыбер битлектән йөрергә киңәш ителә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

«Бу – битлек режимын гамәлдән чыгару түгел, ә аны мәҗбүри киюне туктатып тору гына. Битлек режимын юридик рәвештә Россиянең баш санитар табибы гына гамәлдән чыгара ала. Бу – тугарылу өчен сәбәп түгел. Чир йоктыру куркынычы зур булган төркемгә керүчеләргә кеше күп йөри торган урыннарда битлек режимын үтәргә кирәк», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, хәзер республика хастаханәләрендә «инфекцион юнәлешкә бәйле вазгыять» пандемиягә кадәрге режимга кире кайтты. «Шуңа да карамастан, ковид симптомнары белән хастаханәгә эләгүче кешеләр барыбер бар. Һәм бу, кагыйдә буларак, чир йоктыру куркынычы зур булган төркемгә керүчеләр. Шуңа күрә без аларны битлек режимын үтәргә чакырабыз», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы ТР Премьер-министры Алексей Песошинның мәҗбүри битлек режимын туктатып тору турындагы карарны имзалавы турында элегрәк хәбәр иткән иде. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат сайтында дөнья күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев