Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“МАЛКАЙЛАРЫМ ЯНЫНДА РӘХӘТ“

Балакайларының саулыгына, гаиләсенең иминлегенә сөенеп, көн саен иртән яраткан эшенә ашыга ул. Иртәнге дүрттә бозаулары янында була инде Айназ. Чөнки, алтыда җылы сөт килгәнче һәр бозауны барлап, вак-төяк эшләрне башкарып чыгарга өлгерергә кирәк.

 –Бүгенге көндә сөт эчә торган – 86, 3-4 айлык 31 бозавым бар. Ун көнлек бер бозауга көн дәвамында аз-азлап 8 литр сөт бирәм. Октябрь-ноябрьдә бозаулау күп булганлыктан, 5-6 көнлекләр дә чыкты. Аларына сөтне шешәдән эчертәм. “Шешәдән” төшкәннәренә сенаж, фураж салам, асларын чистартам, бәби карагандай карыйсы, – дип сөйли ул.

  “Курсабаш” хуҗалыгының алдынгы бозау караучысы Айназ Шәйнурова яшь кенә булуына карамастан, хезмәтенә җаваплы каравы белән хуҗалык һәм район җитәкчелеге алдында үзенә карата хөрмәт, ихтирам уятты. Элек бит бер терлекченең 120-130 баш бозау тәрбияләгәне юк иде. Ә хәзер берүзең торакка килеп керүеңә, шулкадәр нәни бозаулар күзеңә карап торсын әле. Әниләре кебек Айназ аларга.

 – Биш ел була бозаулар тәрбияли башлаганга, эш башлагач та авырлык­лар да булды. Хәзер һәрберсенең холкын беләм. Чит кеше кулында мал “бозыла”,  дип ялга да китмим, – ди ул.

 Айназ 7 яшькәчә әти-әнисе белән Казанда яшәгән. Әтисенең туган нигезе буш калгач, авылга кайталар. Курсабашта – мәктәп, аннан соң Казандагы секретарь-референтлар әзерли торган лицей тәмамлаган. Арча районы Чүриле авылындагы интернатта эшләп бала ялына чыккан. Аннары фермага эшкә  килгән.

 –Ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Тәлгат абый Хуҗин яшь булсам да ышангандыр инде, бозаулар карарга чакырды. 2012нең декабре иде ул. Кече улыбыз туып, дүрт ай узгач бозау карарга кеше юк, дип тагын чакырып алдылар. Баламны каенанама калдырып килдем инде,  – ди Айназ елмаеп..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев