Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Менә чиртә дия-дия... [+фоторепортаж]

Балыкчылар - мәгълүматны тиз йөртүче халык булса, кармак салу кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта зур сабырлык та сорый торган спорт төре.

Узган якшәмбедә иртәнге сәгать 5тә үк аларның Олы Арташ авылы янындагы плотина янына җыелачакларын үзләрен шушы категориягә кертергә хаклы санаучылар барысы да диярлек белгән иде. Рәшит һәм Ирек Кәримовлар истәлегенә Хәниф Тимербаев оештырган, төп иганәчесе шәхси эшмәкәр Рәмзия Зарипова булган ярышка 150гә якын балыкчы килүе шул хакта сөйли. Иске Икшермәдән VI сыйныф укучысы Айнур Исмәгыйлов, мәсәлән, бу хакта интернеттан укып белгән. Гомумән, ярышта кечкенәләр дә, зурлар, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да катнашты. Шәмәрдәннән Хаҗирә Кашапова, Наҗия Шамилова, Зоя Яковлева да Мичәнбаш буасына йөреп туплаган осталыкларын күрсәттеләр. Ярышның кагыйдәсе гади - бер генә кармакка тотарга, кичтән тоткан балыкны суыткычтан алып килеп чиләккә салмаска. Җимнең ниндие дә ярый - эләксен генә. Ул көнне балык яшеңә-картына карап тормады. Әйтик, сәгать 8ләр тирәсендә Шәйхуллиннарның (Сатыш) балык чиләгендәге 7-8 кәрәкәнең берсен генә әтисе тоткан булып чыкты. "Калганнары минем кармакка капты",- диде Айназ Шәйхуллин горурлык белән.

Эләкмәүдән зарланучылар да булды, билгеле. Янына ничә тапкыр барып кызыксынсак та, инвалидлар коляскасында балык тотучы Раил Галиәкбәровка беренче сәгатьләрдә уңыш елмаймавын күрдек. Шуңа күрә ярышның тагын бер сәгатькә озайтылуы гадел карар буларак кабул ителде. Калкавычлар тын торган арада балыкчы темасына мәзәкләрнең иң кызыклары сөйләнде. Монысына да аерым бер конкурс үткәрергә кирәк булгандыр бәлки. Кем күбрәк көлдерә - шул җиңүче ягъни мәсәлән. Киләсе елларда монысы да исәпкә алыныр әле. Ә быелгы ярыш традицион дүрт номинациядә

барды. Иң беренче булып балык тотучы ярышка быргы кычкыртып старт бирелеп, 10 минут үтүгә билгеле булды. Ул - быел икенче сыйныфка баручы Саба егете Әмин Гыйльмиев.

Өстәмә рәвештә бирелгән бер сә­гать тә тиз үтеп, ярышка нәтиҗә ясар вакыт җитте. Иң кечкенә балык тотучының Хәниф Хөсәенов (Са-­ба) икәнлеге ачык­ланды. Иң зурын эләктерүче булып Шәмәрдәннән Да­выт Шәрипов танылды. (0,5 килограмм). Икенче урынны алган Радик Гайзуллинның балыгы аныкыннан 50 граммга җиңелрәк тартты. Аннары барлык тотылган балыкларны үлчәделәр һәм җиңү Анатолий Леоновка (Шәмәрдән) елмайды (3,345 кг.). Олы Арташтан Илшат Хәсәнов 2,745 кило балык белән - 2нче, Сабадан Вакыйф Җамалиев (2,495 кило) 3нче урынны алды.

Ярышта катнашкан 40 команда арасында шәмәрдәнлеләргә тиңнәр булмады. Өч кешелек "На крючке" командасы барлыгы 5,355 кило балык тоткан иде (I урын). Икенче урынга - "Эхолот" (4,015 кило), 3нче урынга "На садке" командалары (3,070 кило) чыкты. Аннары балыкчылар резина көймәдә узыштылар. Беренчелекне Сабадан Азат Гарипов алды. Ярышларда җиңүчеләргә Рәшит һәм Ирек Кәримовларның фотосы төшерелгән грамоталар һәм махсус призлар, актив катнашучыларга кызыксындыру бү­ләкләре бирелде. Бүләкләүләр ба­­рышында физик мөмкинлекләре чик­ләнгәннәр дә игътибардан чит­тә калмады, иң өлкән балыкчы белән иң яшь кармак салучы да билгеләп үтелде. Рәхмәт сүзләре оештыручыларга, спон­сор Рәмзия Зариповага һәм ига­нәчелеккә өлеш кертүчеләр Газинур Вафин, Анна Нигъмәтҗанова, Илнар Сөн­гатуллин, Алмаз Мөхәммәтшинга әй­телде. Ә иң зур бүләк, әлбәттә, су буенда балык тотудан алынган рухи канәгатьлек хисе. Бер ялгызың да көне буе кармак салырга була, анысы. Әмма кеше үзенә бикләнгән заманда барың бергә, үзара аралашып балык тоту бөтенләй башка. Бәйгеләр әле дәвам итә. Саба балыкчылары 28 августта Васил Гыйззәтуллин спонсорлык итүендә Кама елгасында көймәдән спиннингка балык тоту буенча ярышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев