Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Мишә дулкыннары” сәяхәттә

10 ноябрьдә район китапханәсе каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрьләре, язучылары Шекше авыл җирлегенә сәяхәткә чыкты. Сәяхәтнең төп иганәчесе, шигъри җанлы райондашыбыз Рәис Дәүләтшин туган як чишмәләре белән таныштырды.

Берләшмә әгъзаларын Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов озата йөрде. Кунаклар иң элек Сәрдә авылына юл тотты. Алар төзелеп килүче мәчет, клуб белән таныштылар. Рәис Дәүләтшинның Сәрдә авылындагы ачык һавадагы музее тарихның әле онытылып бетмәсен күрсәтә. “Раритет машиналар, мотоцикллар сокландырды, яшьлеккә алып кайтты. Ә инде Шекше авылы табигате, чишмәләре, аеруча “Саимә” чишмәсе шигъри җанлы күңелләребездә сихри тәэсирләр калдырды, моң дәрьясын ачып җибәрде. Шекше мәдәният йортына килеп керү белән клуб мөдире Ләйсән Хисмәтованың җылы каршылавы тәэсирләрне тагын да яңартып җибәрде. Йөрәк җылысы биреп әзерләнгән табын, “Чаткылар” балалар ансамбле чыгышы барлык язучыларда да горурлык хисе уятты”, – ди сәяхәттә катнашучылар.“Мишә дулкыннары” клубы җитәкчесе Гөлнара Мостафина Шекше авыл җирлеге рәисенә, клуб мөдиренә, бу чараны булдыруда матди ярдәм күрсәткән Рәис Дәүләтшинга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев