Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мишәбаш мәдәният йортында үзешчән шагыйрә Зарипова Шәмсия белән “Мин бәхетле җирдә” дигән очрашу кичәсе [+фоторепортаж]

7 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында әдәбият елы уңаеннан Мишәбаш авылында туып үскән үзешчән шагыйрә Зарипова Шәмсия белән "Мин бәхетле җирдә" дигән очрашу кичәсе оештырылды.

Кичәгә Шәмсия апаны хөрмәт итеп авылдашлары, туганнары, классташлары һәм бик күп кунаклар килгән иде.

Чарада катнашучылар тарафыннан Шәмсия апа хөрмәтенә матур эчтәлекле катлаулар һәм чыгышлар ясалды. Очрашу кичәсе Шәмсия апаның "Сагыну" шигыре буенча махсус төзелгән сценарий белән алып барылды. Кичәдә җыр-биюләр Шәмсия апаның туган ягын, дусларын, туганнарын, әти-әнисен сагынып язылган тирән мәгънәле шигырьләре яңгырады. Китапханәче Галиева Тәгъзимә һәм мәдәният хезмәткәре Ахатова Хания тарафыннан әзерләгән әлеге кичә барлык мәдәният йортына килгән тамашачыларның күңелендә якты хатирә булып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X