Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы узды: Сабабаш мәктәбе - беренче

23 май көнне Байлар Сабасының "ОЛИМП" стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы узды.

Ярышта 1-11 нче сыйныф укучылары ерак һәм кыска арага йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү, туп һәм граната ыргыту буенча үзара көч сынаштылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, урта гомумбелем бирү мәктәпләре арасында беренче урында Саба гимназиясе, икенче Сәләтле балалар мәктәбе, өченче Шәмәрдән лицее командалары. Төп мәктәпләр арасында беренче урынны Сабабаш мәктәбе, икенче Шекше мәктәбе, өченче Корсабаш мәктәбе командалары яуладылар. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата буләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев