Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мобиль кабул итүләр

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлекчәләренең мобиль җәмә­гатьчелекне кабул итү пунктлары эшли башлады.

Әлеге проект Дәүләт Думасына сайланачак депутатлар үзләренең эшчәнлекләренә нигез итеп алсыннар өчен халыктан фикер-тәкъдимнәр ишетү, наказлар җыйнау максатында гамәлгә ашырыла. Партиянең мобиль кабул итү пункты эшен безнең районда 14 августта башлый. Ул көнне партия ат­рибутикасы ябыштырылган микроавтобуста РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатның вәкиле кешеләрне актуаль мәсьәләләр буенча кабул итәчәк, сайлаучыларның наказларын, тәкъдимнәрен җыячак. Мобиль автобус 14 август көнне 11.00 сәгатьтә Сатыш авыл җирлеге бинасы каршында, 13.00 сәгатьтә - Түбән Шытсуда, 15.00 сәгатьтә Лесхозда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев