Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Моның ояты ни тора!"

Транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тот­карласа, бик күңелсез ягы шул - судка барасың бу­ла.

Административ эш­ләр буенча карар чыгару озак­ка сузылмаса да һәм шаһитларсыз барса да, ба­рыбер хөкем залында бул­дың дигән сүз.

Узган атнада җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов үткәргән суд утырышында катнашканда "моның ояты ни тора" дигән сүзләрнең мәгънәсе бик яхшы аңлашылды. Кабинетка иң элек хатын-кыз чакырылгач, баштан "әллә хатын-кызлар да рульгә эчкән хәлдә утыра инде" дигән күңелсез уй йөгереп узган иде. Бәхеткә, алай ук түгел икән. Кукмара якларында туган, хәзер безнең районда кияүдәге 34 яшьлек ханым (исем-фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде) 24 гыйнвар кичендә автомобилен бераз йөреп килергә исерек хәлдәге кодасына биргән булып чыкты. Аңарчы ук эчкән килеш рульгә утырган өчен транспорт чаралары йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кодасын жәлләгән бу. Ахыргы нәтиҗәсен уйлап бетермичә яхшы күңелләнүе бик кыйммәткә төште аңа. Ягъни аз да түгел, күп тә түгел - 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк декрет ялына болай да эш эзләүче буларак чыккан яшь анага. Шуңа күрә еламый гына. Билгеле инде, ел ярымга машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калды.

-Автомобиль йөртү таныклыгыгызны ЮХИДИ бүлекчәсенә илтеп тапшыруны сузмагыз. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы шул көннән генә башланачак. Ә штрафны суд карары көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк,- дип аңлатты аңа суд сәркатибе Гөлнар Закирова.

-Хәзер суд карарын ирегез ничек кабул итә инде?- дим менә-менә күз яшьләре тамарга торган ханымга.

- Рәхмәт әйтмәячәк инде,- диде ул күңелсез генә.

Җәмәгать судьясына икенче булып Тенеки авылыннан кергән ир-ат та хатыны бәби алып кайткач кына автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм калуына бик борчылуын белдерде. Үзе гаебен дә танымый тагын. "Ул көнне бөтенләй дә салмаган идем югыйсә, алдагы көнне эчкән виноныкы чыккан. Хастаханәгә тикшертергә барасы калган икән",- дип уфтанды ул. Шуны онытмыйк: хәтта хәмер турында уйлау да канда спирт микъдарын арттыра, квас эчсәң дә, күпмедер чыга. Дөрес, 20 минуттан 0,1 промилленең эзе дә калмый. Шуңа күрә үзеңнең хаклы булуыңа инансаң, хастаханәгә барырга кирәк. Җәзаны җиңеләйтә торган шарты булуын (яшь баласы бар) исәпкә алып, җәмәгать судьясы аңа транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итүнең минималь срогын (1,5 ел) билгеләде.

Ә менә Сатыштан 1989 елгы егет медицина тикшерүе узарга барудан баш тартып административ хокук бозган. Быел 19 гыйнварда Сабадагы дустының туган көненнән кайтып килешли, иртәнге сәгать 4тә тоткарланган ул. Җитмәсә, аңарчы да спиртлы эчемлек кулланган хәлдә техника белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Моны җәмәгать судьясы административ җаваплылыкны авырайта торган шарт итеп билгеләде. Димәк, җәза шул ук: 30 мең штраф һәм 1,5 ел "лишение".

Җәмәгать судьясына еш кына хөкем карарын оператив тәртиптә дә чыгарырга туры килә. ЮХИДи хезмәткәрләре юлдан законга бик буйсынырга теләмәгән исерекне алып киләләр икән, андый вәзгыятьтә административ җәза - 15 тәүлеккә сак астына алу. Планлаштырылган эшләрне карау алдыннан судья бер кагыйдә бозучыга карата нәкъ шундый чара куллану турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев