Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Назиләгә iPad планшет бирерләрме?

Инде хәбәр иткәнебезчә, мәктәп укучылары арасында «IT-чемпион» республикакүләм конкурсы бара.

Аның максаты - халыкка электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, өлкәннәрне коммуналь хезмәтләргә, утка, газга өйдән генә компьютер аша түләргә өйрәтү, бәйгедә катнашучыларда актив тормыш позициясен тәрбияләү.

Әлегә бу эшләр акрын бара. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, Татарстанда бүгенге көндә электрон хезмәтләрдән файдалану күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел, безгә бу юнәлештә әле тырышырга кирәк. Безнең районда, мәсәлән, март аенда электр энергиясе өчен барлык кулланучыларның - 11, элемтә хезмәтенә - 10, коммуналь хезмәтләргә 12 проценты электрон юл белән түләгән. Газ яккан өчен компьютер артында утырган килеш кенә түләүчеләр дә соңгы ярты елда бермә-бер арткан. Бу саннарда конкурсның, ягъни укучылар тырышлыгының да нәтиҗәсе күренә. Алар бәйгедә катнашып, өлкән буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга, теге яки бу хезмәт өчен он-лайн режимда түләргә өйрәтәләр. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында өлкәннәрне шәхси кабинетта теркәргә кирәк. Порталда өлкән кешенең шәхси кабинеты белән электрон мәгариф порталында укучының логины арасында элемтә булдырылырга тиеш. Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән шәхси кабинет ачкан, портал аша хезмәтләр башкарган укучыларга башкарган операция санына карап баллар бирелеп барыла. Шәхси кабинет ачкан өчен - 1, түләүләр башкараган өчен 4 балл бирелә. Менә шушы конкурста иң активлары Саба районы мәктәпләре укучылары. Бәйгегә теркәлүчеләр саны 1970кә җитүе (барлык VI-XI сыйныф укучыларының 92 проценты) шул хакта сөйли. Тимершык урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы Назилә Фатыйхова, мәсәлән, 52 шәхси кабинет ачкан. Ул хәзерге көндә 847 балл белән республикада 3нче урында бара. Кызга призер булырга укытучы әнисе Чулпан Илгинаровна ярдәм итә. Инде күрше-тирәләренә, туганнарына хөкүмәт порталында шәхси кабинет ачып бетергәннәр. Ә түләү башкару өчен электрон картада акчаң булуы да кирәк. uslugi.tatarstan.ru порталы 100 сумга 10 сум комиссия дә алып кала икән. Фатыйховалар бернигә дә карамыйча, Чүпрәле районыннан 893 балл җыйган республика лидерын куып җитү, төп приз -iPad планшетка лаек булу өчен тырышалар. Назилә бар яктан булган укучы булып чыкты. Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелгән спорт бәйгесендә катнашып мәктәпнең Кубогын алган, район "Аҗаган" уеннарында да 2нче булган. "Җырларга да яратам",- диде Назилә һәм әйтимме-юкмы икән дип әбисенә (башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурзия ханым) карап алган арада, аның "Алтын каләм" бәйгесендә дә катнашуын белдек. Хәзер менә укучыны «IT-чемпионы» булудан да бер генә талпыну аерып тора. Әмма бу исемгә дәгъва кылучылар тагын бар. Саба гимназиясе укучысы Алисә Котдусова, мәсәлән, 551 балл белән республикада 5нче урында бара.

Бәйге укучыларны компью­тер технологияләре белән кызыксындыра. "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше" номинациясе яңа сервис һәм хезмәтләр идеяләрен тәкъдим итү, электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип, иң яхшы видеоролик, презентация категорияләреннән гыйбарәт. Мәгълүмати технологияләр нечкәлекләреннән хәбәрдар укучылар IT-эшләнмәдә дә осталыгын күрсәтә ала. Android өчен мобиль программалар һәм интернет-браузерларга яраклы интернет программаларны мәктәп сайты администраторлары "ТР да электрон мәгариф" мәгълүмати системасында урнаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев