Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ни хәлең бар, студент

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?

Бу көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме.  Бүгенге студентлар ничек яши? Яшьлекнең иң гүзәл  сәхифәләре язылган чор ничек уза?

 Шушы сорау белән  районыбызның   берничә студентына мө­рәҗәгать иттек. 

Гөлназ Шакирова, Олы Кибәче авылыннан:

– Мин Казан дәүләт медицина универси­тетының стоматология факультеты студенты. Әле генә  имтиханнарны уңышлы тапшырып, уку йортына кергән идек,  инде 4 курска да җиткәнбез.   Әйе,   бар да  гел жиңел булмады, әмма Аллаһы Тәгалә алган белемнәрне  үзләштереп барырга көч бирде. Елаган чаклар да булмады түгел, тик әлеге сынауларны жиңеп чыгу көч, дәрт кенә өстәде. Группадашларымның  да иң яхшылары туры килде. Башкаларда да шулай булгандырмы, белмим, группамдагы 30 кеше, 1курстан алып хәзерге көнгәчә иртән килгәч, кочаклашып күрешәбез.

Стоматология һөнәрен сайлаганыма бер  дә үкенмим, бары тик шөкер итәм. Вакыт та бар нәрсәгә җитә: инде Казанның йөрелмәгән парклары, мәдәни  үзәкләре калмады бугай. Уку йорты тормышында да активлык күрсәтәм: төрле проектларда организатор, волонтёр булып катнашам.

Кешедә теләк һәм тырышлык булса, барына да ирешә. Нинди генә һөнәр иясе буласыгыз килсә дә, үзеңә максат куярга, һәм шул максатка ирешү өчен, көчеңнән килгәнчә тырышырга, авырлыклардан курыкмыйча алга барырга кирәк. Сынаулар сиңа шәхес буларак үсәргә юл ачачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев