Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әнием турында истәлекләр

Тыл ветераннары турында истәлекләр әзерләү турында ишеткәч, күңелем бу изге эшне уйлап табучыларга, ул проект буенча эшләүчеләргә рәхмәт хисләре белән тулды. Ирләре сугыш кырында илебез азатлыгы өчен көрәшкәндә, ач-ялангач көе тылда көч түккән, йорт-җирләрен бөтен килеш, балаларын ач үлемнән саклап калган, көндезләрен колхозларда, завод-фабрикаларда, ә төннәрен фронтка җибәрергә бияләй-оекбашлар бәйләгән,...

Минем әнием Разыя Вәли кызы Гатауллина (рәсемдә) 1910 елда Алан-Елга авылында туган. Әтисе Вәли бабам җәен иген игеп, терлек асрап көн күрсә, кышын "Зингер" машинасы белән Оренбург, Әстерхан якларына барып, хәлле кешеләргә кием теккән. Әниемнең уңган, тырыш булуы да, тегәргә осталыгы да бабамнан килгәндер. Әбием дә уңган хуҗабикә булган. Утызынчы елларның авырлыклары әнием гаиләсен дә урап узмый. Авыл халкы бәхет эзләп Ерак Көнчыгышка китә башлагач, мондагы тормышны таркатып, ни булса да халык белән бергә булыр дип, алар да юлга кузгалганнар. Урман кисүдә эшләгәннәр, читтә дә тормыш итү авырлашкач, авылга әйләнеп кайтканнар.


Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев