Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олыязда - өй туе

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында эшкә калган егет-кызларга "Яшь белгечләрне тораклы итү" программасы кысаларында төзелгән йортларда күп гаиләләр өй туйлары уздыра.

Иң сөендергәне шул: әлеге программалар яшьләргә игенче-терлекче булып эшләгән әти-әниләренең хезмәтен дәвам итеп, туган авылларында төпләнеп калырга мөмкинлек тудыра. Бу йортлар исәбенә авыл урамнары яңара, гаиләләр арта.

"Олыяз" җәмгыятендә зоотехник-селекционер, ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Гөлинә Гатауллина гаиләсе дә узган елның декабрендә авыл башында кызыл кирпечтән, матур йорт җиткереп чыга. Алты ел элек керешәләр алар йорт нигезен салырга. Бала капиталы ярдәмендә диварларын да өяләр. Шул ук вакытта "Яшь белгечләрне тораклы итү" программасы буенча документлар да җыеп тапшыралар.

- Барып чыгасына инде ышаныч та калмаган иде. Көтә торгач, өлешләп-өлешләп бирелде акчалар, без бик сөендек инде, йорт салучы яшьләр өчен зур ярдәм бу. Килгән акчаларга төзисең, аларны раслап документларыңны тапшыра барасың. Барлыгы миллион сумнан артык төзелеш эшләре башкарылды. Ярдәм иткән җитәкчеләргә, туганнарга бик зур рәхмәт, - ди Гөлинә.

Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алучылар фермадагы авыр хезмәттән, үзенчәлекле истән куркып шәһәрдә калганда, югары белемле педагог кызның терлекчелектә эшләве бераз үзгәрәк тә кебек. Әмма Гөлинә алай уйламый:

- Шәһәрдә калу турында уйламадым да. Ишле гаиә булгач укуымны көндезге бүлектә тәмамлау насыйп булмады, читтән торып укып бетердем. Гыйльфан абый зоотехник-селекционер булып эшләргә тәкъдим иткәч тә, башта куркып калган идем. Акрынлап ияләндем, өйрәндем. Алга таба, балалар үсә төшкәч шушы хезмәтем буенча укырга керү турында да уйларым юк түгел, - ди. Терлекчелектә эшләвенә дә биш елдан артык вакыт узган. Ясалма орлыкландыру технологының хезмәт нәтиҗәсе алынган бозаулар саны белән бәяләнә. Узган ел биредә 100 сыерга 80 бозау алынган.

Җәмгыять җитәкчесе Гыйльфан Әхмәтов булышлыгы белән Йошкар-Ола, Санкт-Петербург шәһәрләрендә мах­сус курсларда хезмәте буенча белемен камилләштереп кайтуга да ирешә.

Нык, төпле нәсел Гатауллиннар. Әтиле-уллы кул эшләренә дә осталар. Фәрит абый һәм Зәбидә апа үзләре дә авыл хезмәтчәннәре. Берсе агроном, икенчесе савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Өч ул үстергәннәр, өчесе дә туган якта төпләнеп калган, киленнәре дә авылдан. Гөлинә дә - тырыш, ишле гаиләдә үскән кыз. Гашурә апа белән Рифкать абый гомерләрен авылга игенче-терлекчелеккә багышлаганнар. Яңа, иркен йортта Ильяс белән Булат тәгәрәшеп үсеп килә. Гаилә башлыгы Азат хокук саклау органнарында хезмәттә.

Бу авылда яңа йортка күчкән гаиләләр өчен тагын бер күркәм гамәл бар икән. Авыл мулласы Мәүлит Хуҗиәхмәтов яңа йортка күченгән гаиләләргә акчалата бүләк ясый. Ләкин, аның хикмәте бар! Ул акчага бакчага җиләк-җимеш агачлары утыртырга тиешсең. Гөлинә белән Азат та алмагачлар, чияләр утыртканнар. Авылны яшәтүгә һәркем үзенчә тырыша. Әле быел авылның мәдәният йортында урам концертлары оештырганнар. Гатауллиннар гаиләсе дә чыгыш ясаган.

Авыл җирендә шундый күңел күтәренкелеге белән эшләүчеләрне күргәч күңел сөенә. Авыл хуҗалыгында хезмәт четерекле, хезмәтенә күрә түләве аз, дип зар белдереп яшәми алар. Туган җирдән тәм табып гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев