Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өнендәге аюга аткан

Бу вакытта аюларны аулау тыела.

Башкорстан республикасы Бөрҗән районында рейд вакытында законсыз рәвештә аю ату очрагын ачыклаганнар.

Полицейскийлар Байгазы  авылыннан 4 км ераклыкта җинаять урынында  54, 38 һәм 35 яшьләрдәге өч шикләнелүче ирне тоткарлаган.  Әлегә шулар билгеле:  лицензиясе булмаган  54 яшьлек  ир урманга ауга киткән. Ул өнендә яткан аюны күреп калган һәм җәнлеккә аткан. Әмма ялгызы гына тиресен салдыра алмаган. Ерак түгел ул ике ирне күрә һәм алардан  ярдәм  сорый. Әмма ирләр башланган эшләрен тәмамлый алмый, полиция хезмәткәрләре аларны тоткарлый”, – диелә БР буенча  Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Ирләр гаепләрен таныган. Тентү вакытында полиция ике ау мылтыгы, 20дән артык патрон,пычак һәм аю түшкәсен тартып алган.

Җинаять эше кузгату  мәсьәләсе карала.

 

 

 

 

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев