Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытылганнарны – буыннар хәтеренә!

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлаша, ә без әле илебезне дошманнан азат итүгә өлеш керткән барлык райондашларыбызны да белеп бетермибез. Ягъни Байлар Сабасы буенча моңа кадәр Ватан сугышында катнашуы турында билгеле булмаган, район халык комиссариаты, Саба авыл Советы исемлекләренә дә кермәгән, онытылуга дучар ителгән һәм халык хәтереннән җуелган каһарманнар бар. Бу...

Кәрим Нигъмәтулла улы Яхин (1915-1945). Байлар Сабасы авылында туган. Әтисе Нигъмәтулла Баймөхәммәт улы (1887 елда туган) Сабада хуҗалык товарлары кибете тоткан. Саба райбашкарма комитетының 1931 елның 24 август карары белән кулак дип гаепләнә һәм гаиләсе белән Молотов (Пермь каласының элекке атамасы) өлкәсенә сөргенгә җибәрелә,1992 елда аклана.
Кәрим Яхин 1937 елда Молотов өлкәсенең Краснокамск шәһәр комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Сугышларда катнашып, 110 нчы гвардияче укчы дивизиянең 24нче укчы полкында батальон командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Гвардия капитаны Яхин 1945 елның 13 гыйнварында Чехословакиядә Гамор авылы тирәсендә батырларча һәлак була. Хәзерге көннәрдә Сабада Кәримнең әтисе белән бертуган Сәгыйтьнең балалары Фәрит һәм Рәис гаиләләре, аларның оныклары яши.

Исмәгыйль Фатыйх улы Фатыйхов (1896-1942). Байлар Сабасы авылында туган. 1930 елларга кадәр, аерым хуҗалыклар заманында Саба белән Казан арасында үз аты белән йөк ташыган, күмәк хуҗалыкка берләшкәннән соң, төрле эш башкарган. Данлык­лы көрәшче, Саба сабан туйларында батыр калган. 1941 елның җәендә сугышка алына. Ләкин ни сәбәпледер аның исеме Саба хәрби комиссариатыннан фронтка озатылучылар исемлекләренә язылмаган. Хәрби әзерлек чорын Суслонгер лагеренда узганнан соң, фронтка озатыла. Нык суык тидереп авырый башлый. 1942 елның сентябрендә аны Казан госпиталенә кайтаралар. Дәвалауларның шифасы тимичә, соңгы чиккә җиткәч, аны ноябрь азагында Сабага кайтаралар. Берничә көннән вафат була, Сабаның иске зиратына җирләнгән. Улы Хөсәенгә дә Ватан сугышыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган (1944 елның 25 мартында һәлак булган, Смоленск өлкәсе Духовщина районында җирләнгән).

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев