Патент системасы гамәлгә керә
2013 елда Татарстан Республикасы территориясендә махсус салым режимы - салым салуның патент системасы гамәлгә кертеләчәк.
Шулай итеп, 2013 елдан, яңа закон нигезендә, салым салуның патентлы системасыннан коллективында 15 кеше булган эшмәкәрләр дә файдалана алачак. Әлеге системаны кулланганда шәхси эшмәкәр бер ел эчендә алынырга мөмкин булган якынча керем күләме белән бәйле 6 процентлы ставка белән салым түли.
Патент системасы буенча салым түләүче шәхси эшмәкәрләр элеккечә физик затлар кеременә һәм милкенә салымнардан (патент системасы кулланылган эшмәкәрлек эшчәнлеге төреннән алынган керемнәр өлешеннән) азат ителәләр. Алар шулай ук өстәмә кыйммәт салымы да түләмиләр.
Салым салуның патент системасы салым түләүләрнең башка төрле режимы белән беррәттән, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ихтыярый рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлегенең 47 төренә карата кулланылырга мөмкин. Шуның белән бергә шәхси эшмәкәрләр шул исәптән граждан-хокук характерындагы килешүләр буенча да 15 кешене эшкә ялларга хокуклы.
Патент алырга теләүче районара салым инспекциясенә гариза яза. Патент системасына 2013 елның 1 гыйнварыннан күчәргә теләүчеләр гариза белән 2012 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә тиеш. Патент 6 ай срокка алынганда салым тулы күләмдә әлеге системага күчүдән соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә. Патент 6 айдан алып бер календарь елга кадәр алынганда салым ике срокка бүлеп: салымның барлык күләмнең өчтән береннән дә ким булмаган беренче өлеше әлеге системага күчүдән соң 25 календарь көннән, калган икенче өлеше салым чоры төгәлләнергә 30 календарь көннән дә соңга калмыйча түләнә.
Патент системасы буенча салым түләүчеләр керем исәбен керемнәр учеты кенәгәсенә кертеп барырга тиешләр. Һәр патент өчен аерым кенәгә ачыла.
Салым салуның патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр кулдагы акча исәп-хисабын һәм түләү карталары кулланылган исәп-хисапны контроль-касса техникасыз гына да гамәлгә ашыра алалар. Бу очракта алар сатып алучы таләбе буенча тиешле товарны алганлыкка (эш башкарганлыкка, хезмәт күрсәткәнлеккә) акча кабул ителүен раслаучы документ бирергә тиешләр.
Районара салым
инспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев