Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пенсионер спортчылар һәм инвалид спортчыларыбызның уңышы [+фоторепортаж]

Пенсионерларның 27 майда Казанда үткәрелгән VI комплекслы республика спартакиадасы финал ярышларында безнең районнан 10 спортчыдан торган (Илдар Ситдиков, Әлфия Юзмеева, Фәризә Вәлиева, Рамил Мостафин, Юрий Алексеев, Равил Галимов, Альфред Габдерахманов, Сәрия Мөхетдинова, Әлфия Шәйдуллина, Тәскирә Ханнанова) җыелма команда катнашты.

Барысы 31 районнан килгән командалар 6 спорт төреннән көч сынаштылар. Ярышларга әзерлек бушка китмәде. Йөзү эстафетасында (4х50) Т.Ханнанова, Ә. Шәйдуллина, Р.Мостафин, А.Габдерахманов иң яхшы вакыт күрсәтеп, 1нче урынга чыктылар. Моннын тыш Т.Ханнанова аерым йөзүдә 3нче нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук җиңел атлетика, өстәл теннисы, винтовкадан ату, дартс, катнаш эстафета ярышларында да райондашларыбыз призерларча яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Команда нәтиҗәләренә килгәндә, спортчыларыбыз, Баулы пенсионерларыннан гына калышып, 2нче урынны алдылар. Кубок һәм дипломга лаек булдылар.
Ярышларга кыска гына анализ ясаганда, райондашларыбыз үзләрен иң тотрыклы әзерлекле команда икәнлеген раслады. Чөнки соңгы 4 елда 2шәр тапкыр 1нче һәм 2нче урыннар яуланган. Шул ук вакытта безнең сафларга яңа гына пенсиягә чыккан спортчыларның аз кушылуы борчый. Составның күпчелеге 60 яшьлек хатын-кызлар һәм 65тәге ир-атлар булуы киләсе елларга команданы яшәртү зарурлыгы турында уйландыра.

Бу көннәрдә инвалид спортчылар республика ярышларында район данын уңышлы якладылар. Өстәл теннисы буенча Мамадышта үткәрелгән Татарстан чемпионатында һәм беренчелегендә Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Зилә Галиуллина, Владимир Богданов (Саба), Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән) -1нче, Данил Шамилов (Килдебәк) -2нче, Лилия Габдулова (Иштуган һәм Раилә Низаметдинова (Шәмәрдән) 3нче урыннарны алдылар. Саба районы командасы гомуми исәптә дүртенче ел рәттән җиңүче исемен яулады. Мамадышлылар - 2нче, Кукмара теннисчылары 3нче урында.
× × ×
Инвалид спортчылар арасында өметле йөгерешче - Өтернәс авылы егете Азат Сәмигуллин уңышлары белән еш куандыра. Саба аграр көллияте студенты 17-21 майда Башкортстанның Салават шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә 5000 һәм 800 метрга йөгерүдә - 2нче, ә 1500 метрда 4 минут 54 секунд вакыт күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булды. Хәзер азат Новочебоксарск шәһәрендә узачак тагын да югарырак дәрәҗәдәге Россия чемпионатына әзерләнә.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев