Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Профсоюз активисты көне

Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм профсоюз эше ветераннары!

1995 елдан 24 сентябрь профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һич тә юкка гына түгел. Гомер-гомергә профсоюз хезмәткәрләре халык мәнфәгате белән яшәде, алар турында кайгыртты. Күп социаль мәсьәләләр алар катнашында хәл ителде. Хезмәт коллективларында профсоюз лидерлары итеп намуслы, дәрәҗәле, үз фикере булган һәм аны җитәкчеләргә җиткерә белгән кешеләр сайланды. Хәзер дә шулай. Соңгы елларда җәмгыять кебек үк профсоюзларның да эш алымнары үзгәрде. Һәр гамәлне кануннар кысаларында башкарырга, һәр сүзне законга нигезләп сөйләргә туры килә.

Профсоюз оешмасы җитәкчеләренә, активистларга инициатива күрсәтү, хезмәттәшләре белдергән ышанычны аклап, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләү, профсоюзлар сүзен һәркем ишетелерлек итеп катгый әйтү мөһим. Шәхси вакытлары хисабына хезмәттәшләре мәнфәгатен кайгыртучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрикләп, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев