Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Һәр авыру күңелдә яши"

Бу ел район үзәк хаста­ханәсе баш табибы Зөфәр Сираҗиев өчен икеләтә истәлекле.

Гомеренең 36 елын райондашларының сәла­мәт­­леген кайгыртуга ба­гышлаган җитәкче бу көн­нәрдә үзенең олы юбилеен билгели. 1980 елда Казан дәүләт медицина институтын, аннары интернатураны уңыш­лы тәмамлап туган райо­нына эшкә кайткан егет инде олпат ир булса да, җиңнәре һаман да сыз­ганулы. Башта терапия бүлеге мөдире, аннан дәвалау буенча баш табиб урынбасары, 2001 елдан баш табиб вазифасына алынган Зөфәр Фәсхетдин улы бу еллар эчендә ни­кадәр йокысыз төннәр ки­чергәнен үзе генә белә. Туктаган йөрәкләрне эш­ләтеп җибәргән очрак­ларны саный китсәңме… Монысы инде табибның ос­талыгы гына түгел, зур казанышы. Авыруларның һәрберсе аерым бер язмыш, эшләү дәверендәге һәр вакыйга Зөфәр Сира­җиев күңелендә яши. «Бер хәл ничә еллар узса да онытылмый. 13 яшьлек кызның сукыр эчәгесенә операция ясалып, палатага чыгарылганнан соң, хәле кискенләшеп, йөрәге туктады. Һәрбер секунд зур хәлиткеч көчкә иябулган бу вакытта булдыра алганның бары да эшләнде, тиз арада ясал­ма сулыш, йөрәккә мас­саж ясалып, кызның йөрәге кабат эшләп китте. Кире тормышка кайткан бу баланың ата-анасы, гомумән, табиблар кичерешен күз аллыйсыздыр.», - дип сөйли ул.

Тулы язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев