Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр сәгать, һәр минут кадерле

Авыл хуҗалыгы белгечләре үләннәргә күтәрелергә һава торышы уңай килде, бөтен шартлар, дым җитәрлек булды дип бәяли.

        «Шытсу» авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә дә төп көч күпьеллыклардан протеин күп вакытта, 55-60 процент дымлылыкта сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелә. Хуҗалыкның сөрүлек җирләре 3640 гектарны тәшкил итә, шуның 731 гектарын күпьеллыклар били. Шулай ук 80 гектар мәйданда берьеллык суданка, 60 гектарда катнаш солы һәм вика культуралары игелә. Суданканың соңгы мәйданнарын «Челленджер» үзйөрешле комбайны белән Флүр Гомәров теземнәргә сала, әлеге культурадан инде 902 тонна сенаж кышкы саклауга салынган.Чәбки-Саба авылы тау башының сул ягында урнашкан басуда кызу эш бара. 120 гектар мәйданны биләгән люцернаны биредә икенче көн рәттән сенаж массасына озаталар. Биредәге эш темпын басудагы техника хәрәкәте аеруча ачык күрсәтә. «Полесье» һәм «Ягуар» комбайннарында Зөлфәт Маннанов һәм Рәфис Һадиуллин теземнәрне ваклатып, машина-тракторларга төйи. «КамАЗ» шоферлары Айдар Шакиров, Данис Салихов, Рифнур Абдуллин, Каюм Шиһапов, Җәүдәт Исмәгыйлов, тракторчылар Фидәил Хуҗин, Айдар Гыймадиев иярләвендәге техника бер-бер артлы Түбән Шытсу траншеясына юнәлә тора.

«Бүгенге көндә предприятие хезмәтчәннәре көче белән 4500 тонна сенаж, 823 тонна печән әзерләнде. Беренче кат сенажны салганнан соң бер генә комбайн белән эшне башкарып чыгуның мөмкин түгеллеген аңлап, район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы ярдәме белән «Ягуар-810» комбайны алуга ирештек.Терлек азыгы әзерләүдә ике комбайн булуы эш темпын күпкә арттырды. Күпьеллыкларның беренче катыннан Югары Шытсу траншеясына 3700тонна яшел масса әзерләнеп салынды. Белгечләр суданка культурасына ел уңай килгәндә 2-3кат уңыш алып буласына да ышандыралар. Әлеге культура белән катнаштырып салу өчен күпьеллыкларны чабарга керештек. Бүген икенче көн люцернадан яшел масса траншеяларга озатыла. Терлекләргә кышлату чоры өчен 10мең тонна сенаж, 15мең тонна силос кирәк», – ди «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесен апрель аеннан гына җитәкли башлаган Адель Билалов.

Хуҗалык агрономы Рөстәм Шәрәфиев әйтүенчә, суданка культурасы шикәргә бай, күпьеллыкларда протеин булуын күздә тотып, ике массаны бергә кушып салу отышлырак.

"Терлекләрнең уңышлы кышлавы, гомумән, продуктлылыгы беренче чиратта азык запасының сыйфатына бәйләнгән. Әлеге хуҗалыкта да төп көч шушы максатка юнәлтелгән, люцерна чәчәккә бөреләнгәнче чабылып өлгерелсә, азыкның сыйфаты яхшы була. Аннары ул массага бирә башлый, клетчатка, зола арта, протеин кими. Гектардан уртача 65 центнер яшел масса алына. Барлык агротехник таләпләргә туры китерергә тырышабыз. Әле эшнең башы гына: 546 гектар мәйданда эшне башкарасы бар. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә 10-15 көн эчендә тәмамларбыз дип планлаштырабыз», – ди Рөстәм Шәрәфиев.

Моның өчен хуҗалыкның техник мөмкинлекләре җитәрлек, әмма беренче чиратта фидакарь хезмәт ияләренең тырышлыгына таяныла.

«Көннәр матур торганнан файдаланып, тиз арада эшне төгәлләргә тырышабыз. Терлек азыгы әзерләүдә дүртенче сезонымны эшлим. Быел узган елга караганда уңыш күпкә яхшы, эшләү күңелле. Үткән ел тузан куып йөрдек дисәк тә була. Бер көнгә уртача 3000 центнер яшел масса туратылып төялә. Техника куәтле, бөтен шартлар булдырылган», – ди Зөлфәт Мәннанов.

Әлбәттә, азык культураларын үзвакытында чабу белән бергә, аны тиешле дымлылыкта саклауга кую да төп таләпләрнең берсе. Дымлылык нормага килсен өчен Йосыф Галимов «МТЗ-82» тракторына тагылган «ГВК» җайланмасы белән  әйләндереп бара. Түбән Шытсу траншеясына кайткан яшел массаны таптап, тыгызлап бару «РСМ» тракторында эшләүче Мөнип Заһидуллинга һәм «К-700» егәрләүче Рәмис Шакировка йөкләнгән.

«Хезмәтнең җиңеле юк. Ел дәвамында авыл хуҗалыгында көч куябыз. Язын тырмада, чәчүдә, көзен урып-җыюда, җир эшкәртүдә– эшләр берсе берсенә бәйләнеп бара. Бер көнгә 700 тоннадан артык яшел масса кайта.Терлек азыгының тыгызлыгы тиешле нормага килсен өчен тырышабыз», – ди Мөнип Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев