Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең саксызлык аркасында яңа туган сабый вафат булган
Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хастаханәнең тудыру бүлегендә 1988 елгы хатынның...
Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хастаханәнең тудыру бүлегендә 1988 елгы хатынның баласы дөньяга килә. Ике көннән көчле көзән җыеру хәлендәге яңа туган бала республика клиник балалар хастаханәсенә китерелә һәм аңына килмичә март аенда үлә. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, ул дөньяга килгән вакытта баш миенең травма алуы нәтиҗәсендә вафат булган. Хәзерге тикшерү бүлеге тарафыннан комплекслы оператив тикшерү чаралары күрелә. Аның нәтиҗәләре буенча бала табучыга һәм балага медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучыларның хәрәкәт-гамәлләренә җинаять-хокук бәяләмәсе биреләчәк.
Илназ Әхмәтҗанов,
Саба районара тикшерү бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев