Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда 19 мәктәп яны лагере һәм 10 ял һәм хезмәт лагере эшли

Елның елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә.

1 июньнән 550 балага исәпләнгән көндезге мәктәп яны һәм 130 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 30 лагерь) эшли башлый. Көндезге лагерьлар хәрби-патриотик, сәнгать-эстетик һәм физкультура-спорт профильләрендә эшчәнлекләрен алып барачак. Мәктәп яны лагерьлары программалары балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Ул үз эченә акцияләр һәм рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле кызыклы ярышларны алган. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларга аеруча игътибар биреләч

Район лагере "Кояшкай"да мәгариф идарәсе линиясе буенча 2 сменада 280 бала ял итәчәк. Беренче атна 1 июньдә ачыла һәм анда төрле мәктәпләрдән тупланган балалар техник иҗат серләренә төшенәчәкләр. Икенче атнада тупланган сәләтле балаларны Казан Федераль Университеты мөгаллимнәре аерым фәннәр буенча олимпиадаларга әзерлиячәкләр. Соңгы атнада сәләтле балалар мәктәбе укучылары инглиз теле буенча белемнәрен ныгытачак. 25 июньнән "Сәләт" сменасы үз эшен башлап җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев