Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рәис Миңнеханов Татар Каргалысы авылыннан килгән делегацияне кабул итте [+фото]

Узган атнада Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан килгән делегацияне кабул итте.

Тарихтан билгеле булганча, бу авылга Урта Азия белән сәүдә элемтәсен тергезергә чакырылган Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хаялин нигез сала. Ул 1743 елда туган авылыннан - биш, Казан өязенең башка якларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра. Делегация составында Сабага килгән Рафаил Хаялинның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта Каргалыда 5 меңнән артык кеше яши һәм авыл 270 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Рәис Миңнеханов Татар Каргалысы авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәсәновның август аенда билгеләп үтеләчәк бәйрәмнәренә чакыруын кабул итте. Шулай ук патша указының авылга нигез салу турында бозау тиресенә язылган икенче нөсхәсен табу хакында да сөйләшү булды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев