Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Набиев Танзаниягә китте

Ул анда Килиманджаро вулканына менәчәк. Исән-сау йөреп, якыннары янына кайтсын.

Уфа яшәүче татар егете Рөстәм 2015 елда армиягә чакырыла, аны Омск якларына – ВДВда хезмәт итәргә җибәрәләр. Тик егетнең анты кабул ителгәннән соң бер көн узуга, казарма җимерелә. Казармада булган егетләр җимерек астында калалар. 7 сәгать дәвамында, егетләр өемнәр астында ятканда, Рөстәм әйтүенчә иптәшләренә эндәшеп, аларны тынычландырып, көчләрен саклавын сорый. Җимерекләр астында ятканда ул үлеп китсә, әнисе белән күрешә алачагы белән үзен тынычландырган була. "Ләкин әни белән очрашу кичектерелде" - ди ул интервьюларында. Шушы фаҗигадән соң ул гомерлек инвалид булып кала. Аны тормышка булган мәхәббәте, Индирасы (хатыны) яшәтә. 

Элеккеге десантчының иң яраткан хоббиларының берсе-альпинизм. 2020 елда ул Эльбрусны 13 км кулында узып яулый. Гиннес рекордлар китабына эләгә. Аннары ул Гималайга юнәлә. 2021 елның октябрь башында ул Непалдагы Манасла саммитын җиңә: ул 35 чакрым араны 35 меңнән артык боз кисәген ватып менә.

30 ноябрьдә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә фоторәсемнәр бастырып чыгарды һәм континентның иң югары ноктасына – Килиманджаро вулканына (5895 м) менү өчен Африкага китүен хәбәр итте.

- "Дуслар, Килиманджаро вулканына менү өчен Танзаниягә китәм", - дип язган ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев