Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов Сабада булды [+фоторепортаж]

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабага килде һәм кыр эшләренең барышы белән танышты.

Аны Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде. Республика җитәкчесе Тимершык басуында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләште, сораулары белән кызыксынды.

Президентны кыр эшләренең барышы белән Рәис Миңнеханов таныштырды, шулай ук районда республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. Аерым алганда, терлек торакларын, силос-сенаж траншеяләрен капиталь ремонт программасы исәбенә авылларда җиһазланыш күпкә яхшыруын белдерде. Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләрен уңай бәяләде һәм Саба хуҗалыклары хезмәткәрләренә эшләрне уңышлы тәмамлауларын теләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев