Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба аграр көллиятендә бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова белән очрашу булды [фоторепортаж]

2007 елдан башлап 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел!

Шушы уңайдан Саба аграр көллиятендә бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова белән очрашу булды.

Безнең төбәктә алдынгы сыер савучы, Теләче районы Үзәк авылында яшәүче Гөлбикә Кәримова хакында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Чөнки аның хезмәте турында күп язылды, күп сөйләнде. Социалистик Хезмәт Герое белән очрашуга дип җыйналган көллият студентлары, тыйнаклыгы йөзенә чыккан гап-гади бер апаны күргәч бер мәл аптырап та калдылар. Күкрәк тулы орден-медальле ветеран бүгенге яшьләргә ул чордагы эш шартлары турында сөйли башлагач, кызыксынулары тагын да артты. Иң элек Геройны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев котлады. "Гап-гади татар авылыннан булып, фидакарь хезмәте белән дан казанган, республикабыздагы илнең иң дәрәҗәле исеменә лаек булган 33 геройның берсе ул. Безнең төбәкнең зур горурлыгы. Куйган хезмәтләре белән бергә тыйнаклык та бизи аны", - диде Таһир Шәрәфиев. 75 яшьтә булуга карамастан, мөлаем, йөзеннән нур чәчеп торучы апаның чыгышын студентлар кызыксынып тыңладылар. "15 яшемнән Үзәк фермасында сыер сава башладым. Герой булам дип түгел, бары бөтен күңелемне, көчемне биреп эшләдем. Хезмәтемне бик яраттым. Ул чорда бар эшне дә кул көче белән башкардык. Сыерларны көнгә өч тапкыр сава идек. Сөт тулы бидоннарны көч-хәл белән ташулар әле дә күз алдында. Утын ярып, бидоннарны юарга су җылытабыз. Тиешенчә юылмаса, сөт әчи, иң куркынычы - шул. Мин өйдәге малларга караганда фермадагыларын ныг­рак ярата идем. Чөнки а­бзардагысын карау эштә булгач, миңа эләкми иде. Совхозныкын карау­га бар көчемне бирдем, анысы хак. Хезмәтемне күрә, бәяли белделәр, шунысына зур рәхмәт. 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләделәр. 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирделәр. 1976 елда КПССның XXV съезд делегаты итеп сайланып, 63 кеше Мәскәүгә бардык. Бик матур хатирә итеп саклыйм ул көннәрне". Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов: "Миңа Ленин совхозында Гөлбикә апа белән эшләргә туры килде, мин моның белән бик бәхетле", - дип олы рәхмәтен белдерде. Булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә тырыш хезмәтнең беркайчан да югалмавына, әлеге күркәм үрнәккә омтылырга кирәклегенә басым ясады. Гөлбикә Кәримованың тырышлыгы эзсез калмый, хезмәткә килгән иң беренче елда ук эш күрсәткечләре тәҗрибәле сыер савучыларныкыннан узып китә. Мәсәлән, 1968 елда ул бер сыердан 5549 кг сөт савып алып, уртача район күрсәткеченнән ике тапкырга арттыра. Шул елны аңа "ТАССРның иң алдынгы сыер савучысы" исеме бирелә. Бер-бер артлы яуланган хезмәт куанычлары аңа тагын да көч-куәт, яңа рух өсти тора. Бүген Гөлбикә Кәримова Үзәк авылында ире Мулланур белән куанычлы үткәннәрен хәтерендә яңартып, яраткан хезмә­тенең җимешләрен татып бәхетле гомер киче­рә. Хезмәт Герое авыл ху­җа­­лыгындагы бүгенге эш шартлары, районыбыз хуҗа­лыкларында сыер савуны роботлар башкаруы хакында таң калып тыңлады. "Үзем күрмәгәч, ничек буласын да күз алдыма китерә алмыйм", - диде ул. - Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый", - дип булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә киңәшләрен бирде. Шуңа да хезмәте каты булса да, җимеше - татлы ди, халкыбыз.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X