Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба аграр көллиятенең 1 курс студентлары хәрби-кыр дәресләрендә [+фоторепортаж]

17 майдан 21енә кадәр 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллиятенең 1 курс студентлары катнашында 5 көнлек хәрби-кыр дәресләре (җыеннары) уздырылды.

17-18 май көннәрендә хәрби дәресләр уку йорты базасында үткәрелсә, 19-21 майда егетләр Язлы Арташ авылы янында урнашкан биләмәдә палаткалар корып, алган белемнәрен практикада сынадылар.

3 көн дәверендә булачак солдатлар хәрби хезмәткә әзерлек нигезләрен ныгыттылар һәм физик культура нормативларын тапшырдылар, дәресләрдә, спорт-масса һәм тәрбия эшләрендә актив катнаштылар. Шунысы куанычлы, быелгы хәрби-кыр җыеннарына укучылар да, укытучылар да бик яхшы әзерлек һәм оешканлык белән килгәннәр. 20 май көнне Казан танк училищесына булган сәяхәтебез дә укучыларда тирән кызыксыну уятты. Биредә катнашучыларга «АК-74» автоматыннан ату, төрле сугыш кораллары белән танышу, «Т-72», «БМП-2»,»БТР-80» кебек хәрби машиналарга утырып карау мөмкин булды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев