Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба балыкчылары - Камада

Саба балыкчылары үз тарихларында беренче тапкыр буларак Кама елгасында спиннингка балык тоту ярышы үткәрделәр. Шулай ук моторлы көймәләрдә узышу, троллинг буенча да номинацияләр каралган иде. Ике көн дәвам иткән ярышның беренче көне балыкның әйбәт эләгәчәгенә зур ышаныч белән башланды. Судан 5 килолы судак тартып чыгарган Рамил Газетдинов кулы, кем әйтмешли,...

Саба балыкчылары үз тарихларында беренче тапкыр буларак Кама елгасында спиннингка балык тоту ярышы үткәрделәр. Шулай ук моторлы көймәләрдә узышу, троллинг буенча да номинацияләр каралган иде. Ике көн дәвам иткән ярышның беренче көне балыкның әйбәт эләгәчәгенә зур ышаныч белән башланды. Судан 5 килолы судак тартып чыгарган Рамил Газетдинов кулы, кем әйтмешли, җиңел булды. Илнар Сөнгатуллин тоткан чуртан тагын да авыррак иде, ул 5,3 кило килде. Альфред Гасыймов та 5 килолы чуртан каптырды. Гомумән, ике көн барган ярышта беркемнең дә кармагы буш калмады. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ига­нә­челәр Васил Гыйззәтуллин, Рәмзия Зарипова ярдәмендә алынган бүләкләргә лаек булды. Чемпион исемен яулаган Рамил Газетдинов 2200 сумлык бинокль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев