Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба халкы каршы килмәс [+фоторепортаж]

Авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сагы командалары (ДПО) халыкның иминлеген тәэмин итүдә мәгълүм роль уйный.

Оет авылыннан 74 яшьлек Рифкать абый Ногмановның да менә шушы лаек хезмәткә алынганына 16 ел булган. "Уналты елда янгын сүндерүдә күп тапкыр катнаштым. Ике очрак аеруча истә калган. Үзебездәге машина белән су сиптереп, Олы Шыңарда янгын чыккан өйдәге утның күршедәге йорт­ларга күчүенә ирек бирмәгән идек. Оет авылында да, елын хәтерләмим, Сабадан янгын машиналары килеп җиткәнче утның күрше-тирәгә таралуына юл куймадык. Авылда ДПО булмаса, берничә йорт янасы иде",- ди ветеран. Хәзер Рифкать Ногманов 3нче елын ут афәтенә каршы яңа машинада сакта тора, ә искесе Сабадагы янгын часте алдындагы пьедесталга куелган. Биредә 30 майда авыл җирлекләре башлыклары катнашында янгын сүндерү машиналарының эшкә әзерлегенә башкарма комитет җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясе рәисе Равил Гасыймов бәя бирде. Кимчелекләр дә күренде (Шекшедән килгән машинаның цистернасыннан су тамчылап торуы), тәкъдимнәр әйтелде. Әйтик, референдум үткәреп җыелган үзара салымнан янгын техникасының торышын яхшыртуга да өлеш чыгару турында сүз барды. "Ел саен, машина буяргамы, запас частьларгамы, 10 мең сум акча күчереп барсак та, күпмедер финанс булачак. Моңа халык каршы килер дип уйламыйсыздыр бит",- дип мөрәҗәгать итте җитәкче җирлек башлыкларына. Тырышып-тырмашып салынган йорт-җир, каралты-кураны уттан саклау турында сүз барганда, кем генә каршы булыр икән! Рифкать абый сөйләгән мисалдагыча, өен уттан йолып калган ирекле янгын дружиналарына күпләр рәхмәтле.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев