Саба кешесе дустының банк картасын урлап, банкоматтан 10000 сум акча алган
Банк карталары барлыкка килү алар белән үтә сак эш итү, теләсә кайда онытып калдырмау зарурлыгы тудырды. ПИН-кодны да беркемгә дә әйтмәү, каядыр язып куйганчы, иң яхшысы, ятлау хәерлерәк.
Бу очракта компьютер да ышанычлы түгел, чөнки вируслар һәм җиңел генә акчалы булырга ният итеп йөргән кешеләр бар. Быел март аенда район судында Байлар Сабасы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше каралуына да банк картасының начар уйлы бәндә кулына килеп керүе сәбәпче була. Пермь өлкәсендә туган, хәзер Сабада яшәүче 1987 елгы бу кеше (исемен үзгәртеп Әмир дип атыйк) Сабадагы йортларның берсендә аракы эчкәндә өстәлдә банк картасы күреп ала. Бүлмә хуҗасы - балачактан инвалид йокыга киткәч, ПИН-кодны белүеннән файдаланып, тизрәк банкка ашыга һәм банкоматтан 10000 сум акча ала. Бу хакта смс-хәбәр зыян күрүченең туганы телефонына килә. Әмма ул акчаны карта хуҗасы үзе алгандыр дип уйлый. Инвалид кеше 10000 сумның урлануы турында бер атнадан соң гына белә һәм полициягә хәбәр итә. Кыңгыр эштә күршесе Әмирнең кулы уйнаганлыгы тиз ачыклана. Судта ул үзенең гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде. Акчаны кире кайтаруын, тәрбиясендә ике яшь бала булуын исәпкә алып, аңа карата җиңелрәк җәза - 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту турында хөкем карары чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев