Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Саба мендәре” – Чечняда

Узган атнада Грозный шәһәрендә узган халык иҗаты һәм һөнәр­челеге Бөтенроссия фестиваль-конкурсында  райондашыбыз “Саба мендәре” остасы Фәрит Ринат улы Вафин катнашты һәм  “Декортив – гамәли сәнгать” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Фестивальнең төп максаты Россиянең күпмилләтле мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү. Ул ел саен үткәрелә. Быел фестивальдә Россиянең 17 төбәгеннән килгән яшьләр, үзешчән коллективлар һәм артистлар, халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре вәкилләре катнашты. “Без Татарстаннан дүрт һөнәрче бардык. Фестиваль кысаларында  чечен мәдәнияте белән таныштык, Грозный шәһәренең тарихи урыннарын күрдек, һәр җирдә кавказ кунакчыллыгын тойдык. Мондый чаралар милләтләрне берләштерә, дуслаштыра. Бик файдалы очрашу булды ”, дип уртаклашты Фәрит.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев