Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасы пешекчеләре эшчеләрне туклыклы, тәмле ризыклар белән сыйлап кына тора

Кайсы гына сезонда булмасын, кыр эшләрендә катнашучы игенче-механизаторларның, ху­җа­лыкка төзелешкә яки башка эш буенча килүчеләрнең күңел көрлеге, хезмәт дәрте тамак туклыгына да бәйле.

Хуҗалыкларда йөргәндә дә пешекчеләрнең җитезлегенә, өлгерлегенә сокланабыз. Дистәләгән кешегә тәмле дә, туклыклы да, сыйфатлы да ризык әзерләп өлгерергә кирәк. Кайберләрендә кырларга да үзләренә алып чыгарга туры килә.

"Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы пешекчеләре Лилия Ханиева һәм Минзәлия Йомаголова да эшчеләрне туклыклы, тәмле ризыклар белән сыйлап кына тора. Ашханәгә кергәнче кырда эшләүчеләрдән туклану хакында сорашкач, мактап, зурлап сөйләделәр алар турында. Лилия узган ел Игенчеләр слетында үз эшенең остасы буларак бүләкләнде.

-Ашханәдә өч ел эшлим. Хезмәттәшләр белән дус-тату эшлибез. Әле өчәү идек, Фәнзилә Вәлиева кияүгә чыкты. Чәчү вакытында бер көнгә 70ләп кешегә әзерлибез. Тәмле ашатасы, сыйлыйсы килә бит, камыр ризыклары да пешерәбез. Өчпочмак, чебурек, итле сумсалар пешерәбез, - ди Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев