Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле сабалылар, районыбыз кунак­лары! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2014 ел белән котлыйм. Узып баручы 2013 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясап, хезмәт нәтиҗәләрен барлыйбыз.

Ел агымындагы сөенечләр һәм көенечләр, югалту-табышлар турында уйланабыз. Гомумән алганда, узып баручы ел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен генә түгел, район халкы өчен дә уңышлы булды. Авыл хуҗалыгына табигать шартлары кайбер кыенлыклар тудырса да, әлеге тармакта эшләүчеләр игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне, ил табынын баетуны дәвам иттеләр. Терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗә­сендә районыбыз сөт җитештерү буенча рес­публика күләмендә ал­дынгы урыннарда булды. Терлекчеләрнең, иген­­­челәрнең хезмәтен җи­ңеләйтү максатыннан авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланышка кертелде. Олы­язда робот белән җиһазландырылган комплекс төзелеп бетү алдында тора. Килдебәктә 2700 баш кәҗәгә исәпләнгән ферманың беренче корпусы төзелде һәм файдаланыла башлады.

Капиталь төзелеш өлкә­сен­дә дә күп эшләр башкарылды. Төзүчеләребез заман таләпләренә туры килерлек яңа социаль объектлар, торак йортлар сафка бастырдылар. Сәнәгать предприятиеләре саны артып, яңа эш урыннары барлыкка килде. Лесхозда агач эшкәртү комплексы эшли башлады, Шәмәрдәндә яңа төр продукция җитештерү куәтләре барлыкка килде.

2013 ел мәгарифтә дә мәгъ­­лүм үзгәрешләр елы булды. Яңалыкка омтылучан, заманча карашлы укытучылар тырышлыгы белән мәгариф өлкәсендә дә яңа үрләр яулана, инновацияле тех­нологияләр буенча грант алуга ирешкән укы­ту­чыларыбызның хез­мәте дә мактауга лаек.

Мәгарифтә яңа техноло­гия­ләрне кертү проектлары старт алды, яңа стандартларга күчү дәвам итте, төзелешкә, яңартуга күп чыгымнар тотылды. Сабада сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче урта мәктәп, Икшермәдә кадет-интернат мәктәбе ачылды. Оетта башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын үз эченә алган җәмәгать үзәге төзелде, Урта Сабада балалар бакчасы ачылды. Тимершыкта балалар бакчасы, спорт залы, медпункты булган урта мәктәп файдалануга тапшыру алдында тора.

Мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз байтак. Эз­­мә авылында бөтен уңайлыклары булган мә­дә­ният йорты төзелеп бет­те. Районыбызның сән­­­гать җанлы егет-кыз­лары республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендәге төрле фестивальләрдә үзләрен танытып килә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә байтак үзгәрешләр булды. Хастаханәләрне яңарту, авырулар өчен шартларны яхшырту эше алып барылды. Сабада клиник-диаг­ностика лабораториясе төзелде, Түбән Симеттә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Социаль яклау өлкәсенә дә зур игътибар бирелде. Күрелгән чаралар кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга хезмәт итте.

2013 ел республикабызда Бөтендөнья спорт вакыйгасы - Универсиада узу белән тарихта лаеклы урын алды. Әлеге илкүләм чара үткәрүдә районыбыз да үзеннән зур өлеш кертте. Гомумән, районыбыз спорт сөючеләр белән данлыклы. Спортчыларыбыз, республика, ил күләмендәге ярышларда катнашып, яңадан-яңа казанышларга ирештеләр.

Узып баручы ел Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау елы булып истә кала. Шул максаттан районда мәгълүм чаралар күрелде. Күп кенә социаль учреждениеләргә биологик чистарту җай­ланмалары куелды, көн­күреш калдык­ларын чыгару тулысы белән тәртипкә салынды, халыкның экология культурасы яхшырды.

Алда торган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ныклы әзерлек эшләре алып бару - иң төп бурычларның берсе. Әлеге тарихи яктан зур әһәмияткә ия истәлекле датаны зурлап билгеләп үтү зур максат булып тора.

Яңа ел - якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2014 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда райондашларыбызга бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X