Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы эшчеләренә хезмәт хакы бурычы кайтартылган

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам иттерә.

Идарә тармагы әлеге эшне республика дәүләт идарәсе, җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә башкара. Халыкның хезмәт, тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча республика ведомствоара комиссиясе, шулай ук социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Координация советы алып барган эш нәтиҗәсендә Саба районының бер оешмасында 21 хезмәткәргә 854,7 мең сум күләмендә бурыч кайтартылган.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итә.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X