Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы ветеринарлары кош гриппына каршы профилактиканы көчәйттеләр

Лаеш районында кош гриппы килеп чыгу сәбәпле карантин игълан ителү күпләрне, инкубатор җитәкчеләрен борчуга салды. Югары патогенлы А тибындагы Н5N8 грипп вирусы җылы яктан кайтучы кошлардан күчкән булуы ихтимал дип фаразлана.

Хәзер республикада әлеге авыру тирә-якка таралмасын өчен барысы да эшләнә. Район ветеринарлары да профилактиканы көчәйттеләр. "Табибларыбыз Лаеш кошчылык фабрикасында командировкада булдылар, биредә 450 меңләп кош юк ителде. Район кибетләреннән "Деревенька" дип язылган каплауда китерелгән йомыркалар алынды. Кош гриппына каршы дәва юк, әмма бу тибы кеше өчен куркыныч түгел, шулай да саклык чаралары күрү зыян итми. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошларны әлеге авыру белән йогышланудан саклауның төп юлы - аларны ябык режимда асрау. Азыкны чыпчык, күгәрченнәр ке­бек кошлар керә алмый торган урыннарда сакларга кирәк. Берән-сәрән генә кош-корт үлгәндә паникага бирелү кирәкми. Алар күпләп үлә башлаганда гына кичекмәстән ветеринарларга хәбәр бирү сорала, - ди районның баш ветеринария табибы Айзат Шәйхуллин.

Кош гриппының төп билгеләре - кошларның сулыш алуы ешая, авырая, кикрикләре күгәрә, күзләреннән яшь ага, каурыйлары коела, йомырка салудан туктыйлар һәм башкалар. Әгәр сездә май башында сатып алынган йомыркалар бар икән, һич тә чи килеш чыгарып ташларга ярамый, чөнки бу вирусның таралуына китерүе бар. Йомыркаларын кимендә 6 минут (кош гриппы бацилласы 70 градус температурада үлә) пешерергә кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев