Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында 21 кешедә ВИЧ-инфекция теркәлгән

Ел саен майның өченче якшәмбесендә планетабызда СПИД корбаннарын искә алалар. Ә алар ел саен зур тизлектә арта бара.

Планетада 2017 ел башына ВИЧ инфекцияле 78 миллионнан артык кеше теркәлеп, шуларның 39 миллионлабы инде дөнья куйган. Хәзерге көндә Россиядә ВИЧ-инфекциянең 1114815 очрагы теркәлгән. Гасыр афәте Татарстанны да читләтеп үтми: хәзерге вакытка иммун җитешсезлеге вирусын йөртүче 21463 кеше ачыкланган. Учетта 12837 кеше тора. Җенси юл белән йогышланучылар саны арта барып, 2016 елда шуларның 63,8 процентын тәшкил итте. үзәк хастаханәнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Резеда Фәттахова хәбәр иткәнчә, Саба районында 15 майга 21 кешедә ВИЧ-инфекция теркәлгән, исәпкә 17 авыру куелган. Вич белән йогышлану юллары: очраклы җенси элемтәгә керү, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) куллану һәм вертикаль юл (йөклелек вакытында ВИЧлы анадан балага йогу). Чир башлангач та, кеше үзендә әле бернинди авыру билгеләре дә сизмәскә, әмма инде үзенең якыннарын йогышландырырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану курслары үтәргә кирәк. Иртә диагностика сәламәтлекне саклап калырга булыша. Шул максаттан барлык сәламәтлек саклау оешмаларында 15 майдан кадәр "Стоп ВИЧ/СПИД" дигән Бөтенроссия ВИЧны тестлаштыру акциясе үткәрелә. Аноним рәвештә тикшеренергә мөмкин. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә була. Саулыгыгызга битараф булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев