Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында 17 кешедә ВИЧ-инфекция теркәлгән

Ел саен майның өченче якшәмбесендә планетабызда СПИДтан үлүчеләрне искә алалар.

Ә андыйлар ел саен зур тизлектә арта бара. Хәзерге көндә Россиядә ВИЧ-инфекциянең 1006388 очрагы теркәлгән. Гасыр афәте Татарстанны да читләтеп үтми: хәзерге вакытка иммун җитешсезлеге вирусын йөртүче 20153 кеше ачыкланган. Саба районында 1 майга 17 кешедә ВИЧ-инфекция теркәлде. Вирус җенси юл белән, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) кулланганда һәм йөклелек вакытында ВИЧлы анада балага йога. Чир башлангач та, кеше үзендә әле бернинди авыру билгеләре дә сизмәскә, әмма инде үзенең якыннарын йогышландырырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану курслары үтәргә кирәк. Иртә диагностика сәламәтлекне саклап калырга булыша. Шул максаттан барлык сәламәтлек саклау оешмаларында 10 майдан 20 майга кадәр язгы ВИЧны тестлаштыру атналыгы үтәчәк. "Үзеңне тикшер" дип исемләнгән акциядә аноним рәвештә тикшеренергә мөмкин. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә була. Сәламәтлегезгә битараф булмагыз.

Резеда Фәттахова,

үзәк хастаханәнең табиб-эпидемиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев