Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында өч яшьлек малай 4 нче каттан егылып төшкән

Җәй җитү белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Соңгы атнада гына да республикада шундый дүрт очрак теркәлгән.

Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген тәрәзәдән егылып төшкән 4 сабыйның гомере өчен көрәшәләр. Күпчелеге биш яшьтән кечерәк балалар, мизгел эчендә караучысыз калулары аркасында бәлага тарыганнар.
Шундый хәлләрнең берсе 18 майда Саба районында булган - өч яшьлек малай 4 нче каттан егылып төшкән. Аның эчке органнарына зыян килгән, бавыры өзелгән. Хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән бала тиз арада реанимация бүлегенә салына. Дәвалау барышында аның хәле тотрыклыланды, ул гадәти палатага күчерелде, диелә.
24 майда исә тәрәзәдәге москит челтәргә таяну ике яше дә тулмаган баланың егылып төшүенә китергән. Асфальтка егылып төшкән Казан сабые, бәхеткә, исән калган.
Бүген Яшел Үзән районы хастаханәсеннән дә бирегә 5 яшьлек кызны китергәннәр. Ул 25 майда тәрәзәдән егылып төшкән - күп санлы имгәнүләр алган.
Тагын бер очрак җентекле тикшерүне таләп итә: Чаллыда 9 нчы каттан 16 яшьлек кыз егылып төшкән. Хәзер ул травматик шок халәтендә, диелә. Аңа озын-озак тернәкләнү курслары узарга туры киләчәк.
Сүз уңаеннан: 2015 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә биеклектән егылып төшкән 14 бала дәваланып чыккан.
Сабыйларны күз уңыннан ычкындырмасак иде!..
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев