Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районының урак алдынгылары [+исемлек]

Августта уттай урак өсте була торган иде дә бит, әмма көзге һава кебек, ияләнде бер болыт, килә дә ява, килә дә ява. Бәлки август белән сентябрь урыннарын алмашканнардыр, дип юрарга гына кала.

Уңыш та көтелгәннән кимрәк. Шулай да булганын түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Бу - игенчеләр алдында торган изге бурыч. Һәр игенче-механизатор шундый уйда бүген. Хуҗалыкларда шундый максат белән эшләүчеләргә таяналар да инде. 18 августка иң күп күләмдә ашлык суктырган комбайнчылар:

Рәис Шакиров ("Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы) - "Акрос-580" комбайнында 8077 центнер;

Хаҗип Дәүләтшин ("Шытсу" җәмгыяте) - "Акрос-530" комбайнында 7400 центнер;

Илнар Шәйхуллин ("Симет" җәмгыяте) - "ДОН-1500" комбайнында 6355 центнер;

Айрат Хәмитов ("Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы) - "ДОН-1500" комбайнында 6289 центнер;

Илшат Галимов ("Симет" җәмгыяте) - "Полесье КЗС-10К-26" комбайнында 5950 центнер.

Кырдан амбарга иң күп ашлык ташучы "КамАЗ" шоферлары:

Миннәхмәт Закиров ("Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы) - 13487 центнер;

Марат Сабиров ("Саба" җәмгыяте "Сатыш" бригадасы) - 12098 центнер;

Рәдиф Җәләлов ("Симет" җәмгыяте) - 11337 центнер;

Дамир Исмәгыйлев ("Саба" җәмгыяте Мичән бригадасы Тимершык бүлекчәсе) - 9845 центнер;

Фәнәвил Садыйков ("Туган як" җәмгыяте) - 9337 центнер.

Хаҗип Дәүләтшин "Шытсу" җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы. Быелгы уракта "Акросс-530" комбайнында 7 мең центнердан артык ашлык суктырырга өлгергән инде. Туган җирен яратып, җир тәмен, икмәк кадерен белеп эшли Хаҗип. Шулай булмый мөмкин дә түгелдер, алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, Югары Шытсу авылындагы Тәслимә һәм Нурмөхәммәт Дәүләтшиннарның үрнәк гаиләсендә үскән ул. Нурмөхәммәт абый гомер буе амбар мөдире булып эшләп, икмәк язмышы өчен борчылып яшәде. Хаҗипкә дә икмәк үстерүнең никадәр җаваплы һәм аның кадерле булуы балачактан ук сеңеп үскән, мөгаен. Хезмәт дәверендә "Нива", "ДОН-1500" комбайннарында эшләп, алдынгы урыннарда барды.

Гаиләдә дә булачак игенчеләр үсеп килә. Тормыш иптәше Илсөяр белән өч малай һәм бер кыз үстерәләр. Олы уллары Нәфис кыр эшләре вакытында әтисенә ярдәмгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев