Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба участок вәкаләтлесе Илнар Нигъмәтҗанов: "Эшли башлаган елларга караганда хәзер халык тәртиплерәк, полиция белән дә исәпләшә"

Саба участок вәкаләтлесе Илнар Нигъмәтҗановның, чагыштырмача яшь булуына карамастан, хезмәттәшләре һәм район халкы алдында абруе зур.

Бу вазыйфада ул - унике ел. Шушы вакыт эчендә тәмам үз кешегә әйләнгән. Аның эш сәгатьләре дә чиксез - тәүлек әйләнә дисәк тә ялгышмабыз. Эш сәгате төгәлләнде диеп, битараф калмый, төнге сәгать икедә дә шалтыратып мөрәҗәгать итүчегә ярдәмгә ашыга. Эш бүлмәсенә сөйләшүгә килгәндә дә, алдагы көндә өендә тавыш чыгарган ирнең хатыны белән әңгәмә кора иде.

- Өйләрендә даими рәвештә ызгыш чыгып, безнең белән элемтәдә торучы гаиләләр участокта якынча иллегә җыела. Таң атканчы кайсында нәрсә булды икән, дим кайчакта. Һәркайсында кеше язмышы бит, - ди Илнар.

- Андыйларга, кисәтү йөзеннән, бераз җәза бирми дә булмый. Бар шундый гаиләләр, өендәге хәлне, иренең, баласының кыерсытуын яшерәләр. Беркөнне авылдан өлкән яшьтәге ата-ана килде, өч малай үстергәннәр, икесе шәһәрдә яши ди. Кече уллары боларны урамга куып чыгарган. Ничә көннәр кешедә кунабыз, инде нишлик, диеп соңгы чиктә килгәннәр. Уйлап карагыз әле, үстергән балаң сине урамга куып чыгарсын, - дип сүзгә кушыла Саба бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге начальнигы Сәйдәш Латыйпов.

Участок вәкаләтлесе белән ул көнне бергә "эшләдек". Безнең максат - җинаять кылырга тартым кешеләр белән профилактика эше алып бару. Иң беренче Комаров урамындагы йортка кузгалдык. Махсус чыккан диярсең, салмыш килеш каршыга бер абзый килә. Илнар ерактан ук танып алган үзен. Күптән түгел генә төрмәдән кайткан ир булып чыкты. Урлашу өчен эләккән булган. Өстәвенә тагын салмыш. Ә җәмәгать урынында исерек килеш йөрү ул - закон бозу санала. Илнар Нигъмәтҗанов беркетмә язарга мәҗбүр. Юлны дәвам иттек. Комаров урамындагы зур гына йортта ялгыз яшәүче ирнең капка төбенә тукталдык. Бусаганы атлап керүгә ят исләр "кочаклап" алды. Йорт хуҗасы, чит кеше булгангадыр инде, миңа сәер караш ташлады, әмма Илнарны якын итеп, яткан җиреннән торып утырды. "Менә бүген аракы да эчмәдем, тәртипле булам", - дип вәгъдә биреп озатып калды ул безне. Чираттагы маршрут - Совет урамы. Биредәге йортта да ялгыз ир-ат яши. Бәхеткә, аның да өендә тәртип. Ул да Илнар Нигъмәтҗановны үз итеп каршы алды. Тагын берничә шундый урыннарда булдык.

- Ялгызы гомер итүче ир-атлар йортында җыелып, эчүләр оештыралар. Дүрт-биш урында бар андыйлар. Контроль ясап, кисәтеп тормый ярамый. Ут-күздән, бәла-казадан хәтәр, - ди участок вәкаләтлесе. - Күп җинаятьчелекнең башы хәмер кулланудан башлана.

Зур җинаятьләрне булдырмас өчен, кечкенәләренә аяк чалудан башларга кирәклеге бәхәссез. Мондый юнәлештәге профилактик чаралар шуның бер юлы.

- Эшли башлаган елларга караганда хәзер халык тәртиплерәк, полиция белән дә исәпләшә. Балигъ булмаганнарның да төнге сәгатьләрдә йөрүе азая. Без аларның әти-әниләрен бүлеккә чакырып беркетмә төзибез. Аны әти-әнисе, иптәшләре белә, уңайсызлана, профилактиканың нәтиҗәсе зур, - ди Илнар. - Ике күршенең ызан бүлешү бәхәсләрендә дә катнашырга туры килә. Андый очракта килеп туган мәсьәлә авыл җирлеге һәм башка җаваплы оешмалар белән бергә хәл ителә.

Безнең ул көнне төштән соңгы эш вакытыбыз бик тынгысыз узды. Һәм шунысы ачык: тәртип бозучыга төзелүче һәр беркетмә төгәллек, белем таләп итә. Димәк, участок вәкаләтлесенең халык белән аралаша белүе, психологик осталыгы, кайчакта таләпчәнлеге дә кирәк. Беркетмә төзү, белешмәләр бирү яки рәсмиләштерү, кешеләр белән әңгәмә алып бару, вакыйгаларда катнашкан яки күргән кешеләрдән сорашу кебек эшләр һәм мәшәкатьләр белән көннең үткәне сизелми дә кала. Әлбәттә, төрле катлаулы вакыйгалар йомгагын да "сүтеп җыярга" туры килә. Ә бу җиңелләрдән түгел.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X