Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба урамында авария

21 август кичендә 21 сәгать 30 минутта район үзәгендә юл-трансппорт вакыйгасы теркәлде. 1975 елгы хатын-кыз Сабаның Шамил Усманов урамында "Субару Трибека" автомобиле белән идарә иткәндә сулга борылмакчы була, әмма маневрның иминлеген тэмин итәрлек тиешле тизлекне сайламавы аркасында юлның каршы килүче транспорт өчен билгеләнгән өлешенә чыга һәм "Сигма" мопедына бәрелә. Нәтиҗәдә...

21 август кичендә 21 сәгать 30 минутта район үзәгендә юл-трансппорт вакыйгасы теркәлде. 1975 елгы хатын-кыз Сабаның Шамил Усманов урамында "Субару Трибека" автомобиле белән идарә иткәндә сулга борылмакчы була, әмма маневрның иминлеген тэмин итәрлек тиешле тизлекне сайламавы аркасында юлның каршы килүче транспорт өчен билгеләнгән өлешенә чыга һәм "Сигма" мопедына бәрелә. Нәтиҗәдә мопедны йөртүче 1996 елгы егет тән җәрәхәтләре ала. Вакыйга булган урынга юл-патруль хезмәте автомобиле 2 минут, ашыгыч ярдәм машинасы 10 минут эчендә килеп җитә. Зыян күрүче республика клиник хастаханәсенә җибәрелә. Авария ясаучыга беркетмә төзелә, машина һәм мопед махсус стоянкага куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев