Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада балаларга хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр

"Россия Федерациясендә тү­ләүсез юридик ярдәм ту­рында"гы Федераль законны тормышка ашыру максатында 18 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.

Бу көнне опека, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, районда балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча түләүсез консультация бирүгә багышланган чаралар үткәреләчәк. Мәгариф уч­реж­дениеләрендә башкарма хакимиятнең федераль, республика территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, социаль яклау ор­­ганнары, балигъ булмаган балаларның эшләре бел­гечләре, адвокатлар катнашында балалар хокукларын як­лау проблемаларына багышланган лекцияләр үткәрү дә планлаштырыла. Аларга ятим, инвалид балалар, караучысыз калган балалар, аларның законлы вәкилләре, үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләр үзләренең сораулар җиткерә алачаклар.

Түләүсез хокукый консультация бирү иртәнге 8дән 11.30 сәгатькә кадәр Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Байлар Сабасы, Гали Закиров урамы, 52, 123нче кабинет) үткәрелә. Шул ук көнне гражданнар Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан үз­ләрен кызыксындырган сорауларны albert.minikev@ta­tar.ru. электрон почтасына юл­лый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев