Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада гомер кичерүче Рәшидә апа Ибраһимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте [фоторепортаж]

Ветеранны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин котлады.

Кунаклар Россия президентының котлау хатын, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәрен тапшыргач, юбилярлар белән матур әңгәмә кордылар. Ак яулыклы Рәшидә апа исә : "Безне зурлап килгәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын", - дип эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

Заманында ачлыкны, юклыкны күргән юбиляр, шөкер, бүген мул тормышта туганнарының кайгыртуларын тоеп яши. Рәшидә апа кызы Фәйрүзә, кияве Рамил белән көн күрә. "Балаларым кадерләп кенә торалар. Киявемнән бик уңдым мин", ­­­- дип, Рәшидә апа киявен дә рәхмәткә күмде бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев